Дөньяда бик күп сүзләр бар. Алар берсеннәнберсе матуррак яңгырый. Ләкин шул сүзләр арасын да барсыннан да матуррак ишетелгән иң изге, гүзәлләрдәнгүзәл сүз бар. Ул сүз кешенең күз өстендәге каш яки керфек бөртекләре кебек кыска гына. Һәрберебез бу сүзне йөрәк типкән саен әйтергә әзер. Бу — “Әни” дигән сүз. Аны ишетү белән күз алдымда үз әниемнең сыны килеп баса. Әниемнең елмаюын дөньядагы бер байлыкка да тиңләп булмый. Әниемнең “балам” дип безнең өчен өзелеп торуы — минемчә, зур бәхеттер ул. Әни – сине олы юлга бастырган, яшәргә, тормыш авырлыкларын җиңәргә өйрәткән, киңәшләрен биргән кеше. Ул баласын назлап, сөеп үстерә, бар гомерен аңа багышлый. Кызганычка каршы, кайсы бер кешеләр әни кадерен белеп бетерми. “Ана күңеле балада, бала күңеле далада”, — дип борынгылар юкка гына әйтмәгәндер. Беркайчан да әниләрегезне рәнҗетмәгез, авыр сүз әйтмәгез! Без әниләрнең бөеклеген, изгеле ген көн саен хәтердә тотарга тиеш без. Җырларда җырланган кебек, әни бер генә, аларның кадерен белик, аларны яхшы эшләребез, матур укуыбыз, тәртиплетәүфыйкълы булуыбыз белән куандырып яшик! Һәркем – сабыйлар да, өлкәннәр дә – әни назына мохтаҗ. Әнигә карата мәхәббәт никадәр көчле булса, тормышың да шулкадәр шатлыклы һәм яктырак була. Әниләрнеңмә хәббәте кояштан кайнар, йолдызлардан биек, диңгезләрдән тирән. Шушы кайнар тойгыларның кадерен белергә кирәк. Без барыбыз да әниләргә бурычлыбыз. Әни... Гаилә...бала..Ягымлы һәм могҗизалы сүзләр! Шушы сүзләр алдында баш иик!