+15 °С
Болытлы
Хөрмәтле юбилярны котларга җаваплылыгы чикләнгән “Базы” җәмгыятенең алтынчы бүлеге җитәкчесе Рөстәм Радмир улы Такиянузов, профком рәисе Геннадий Степанович Тимофеев, Рапат авыл биләмәсе башлыгы Ләбиб Мазһар улы Гомәров, авыл Советының эшләр идарәчесе Рәйханә Мәрвән кызы Смакова, ветераннар советы рәисе Рива Рәис кызы Шәйморатова, “Ак инәйләр” клубы җитәкчесе һәм мәдәният хезмәткәрләре килде. Бәйнә Рәхмәтҗан кызына иң матур теләкләр җиткерелеп, котлау открыткасы һәм Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов исеменнән бүләкләр тапшырылды.