ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
8 февраль 2023, 15:45

“Яшел беретлар” – Чакмагышта!

Кичә район мәдәният йортында республикада гына түгел, ил күләмендә билгеле булган “Яшел беретлар” ансамбле ике тапкыр зур патриотик концерт куйды.

“Яшел беретлар” – Чакмагышта!
“Яшел беретлар” – Чакмагышта!


“Яшел беретлар” вокаль-инструменталь ансамбле инде ике дистә елдан артык эшли. Алар бөтен илебез буйлап патриотик темага концертлар күю белән беррәттән, Ватан алдында хәрби бурычын үтәгәндә Әфганстанда, Чечняда һәм башка “кайнар нокталар”да һәлак булган солдатларыбызга мәрмәр тактаташлар кую белән дә шөгыльләнә. Республикабызның һәр районында ансамбле чыгышларын яратып кабул итәләр. Чакмагышлылар да “Яшел беретларны” сөенеп каршы алды.
Бу юлы ансамбльнең концерт программасы Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланып, Украинада барган махсус хәрби операциядә катнашкан яугир якташларга ярдәм йөзеннән оештырылган иде.
Ансамбльнең җитәкчесе Рәшәт Җәмил улы Фазлыйәхмәтов алты ел дәвамында сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, хәрби разведка начальнигы урынбасары була. Рәшәт Җәмил улы – Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, халыкара конкурслар лауреаты. Сәхнәдә бу ир асылларыннан тамашачыларга ныклы энергия һәм көч бөркелде. “Яшел беретлар” төркеменең администраторы – хәрби хезмәт ветераны Илгиз Әсләм улы Хинсертдинов. 1980-1982нче елларда Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан егет Фикус Фәис улы Гыйльванов, баянчы – Балтач районы егете Алмаз Вил улы Рәҗәпов, композитор, хәрби хезмәт ветераны Газинур Мөсифуллин башкарган җырларны райондашлар алкышларга күмде.
Популяр җырлар авторы Венер Фәттахов – хәрби кеше булуына карамастан, күңелгә үтеп керерлек шигырьләр авторы. Аның иҗат җимешләренә бик күп җырлар язылган. Озак еллар ул Төньяк Кавказ якларында Русия Президенты вәкиле була, Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы. Моннан тыш, Венер Әхнәф улы Фәттахов Имәнлекул кияве буларак та билгеле. Чакмагышлыларга ул “Исмәле, җил” һәм башка күңелгә үтеп керерлек моңлы җырларын башкарып үтте. “Яшел беретлар” башкаруында “Кандагар” җырын тамашачы басып тыңлады. Гомүмән, һәр патриотик җырны чакмагышлылар сокланып тыңлады һәм көчле алкышларга күмде.
Концерт ярдәмендә җыелган матди ярдәм бүгенге көндә батырлык өлгеләре күрсәтүче яугир якташларыбыз иминлегенә юнәлтеләчәк. “Яшел беретлар” вокаль-инструменталь ансамбле олы эш башкара: үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү, патриотик рухтагы концертлар оештырып, хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган якташларның исемнәрен мәңгеләштерү белән беррәттән, Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә дә ярдәм итә.

“Яшел беретлар” – Чакмагышта!
“Яшел беретлар” – Чакмагышта!
“Яшел беретлар” – Чакмагышта!
“Яшел беретлар” – Чакмагышта!
“Яшел беретлар” – Чакмагышта!
“Яшел беретлар” – Чакмагышта!
“Яшел беретлар” – Чакмагышта!
“Яшел беретлар” – Чакмагышта!
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: