ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
9 февраль 2023, 10:54

Тынгысыз иҗат кешесе

Яшьләр өчен остаз ул

Тынгысыз иҗат кешесе
Тынгысыз иҗат кешесе

2023 ел Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан Педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. Районыбызның мәдәният-сәнгать өлкәсенә гомерләрен багышлап, югары исемнәргә, мактаулы бүләкләргә лаек булган сәхнә осталарыбыз бихисап. Бүгенге язмам мәдәниятка сөю хисен яшь-җилкенчәктә генә түгел, өлкәннәрдә дә уята алган, аларның сәләтен ачуга күп көч салган, белеме, тәҗрибәсе белән ихлас уртаклашкан Луиза Фрит кызы Ишморатова турында булыр. Хөрмәтле хезмәттәшебез күптән түгел генә күркәм гомер бәйрәмен – юбилеен каршы алды. Ул 1963 елның 3 гыйнварында Бүздәк районының Күзәй авылында дөньяга килгән. Туган телебезгә, халкыбыз иҗатына, милли мираска булган мәхәббәте укытучы булып эшләгән, үзешчән сәнгатьтә актив катнашкан әнисе Фәһимә ападан салына. Өстәвенә, өлкән апасы Илсөяр дә үзенең язмышын сәхнә белән бәйли: Стәрлетамак мәдәни-агарту училищесында белем алгач, озак еллар район мәдәният йортында хезмәт сала, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек була. Луиза Фрит кызы Үрнәк авылында урта мәктәп тәмамлагач, хезмәт эшчәнлеген шул авылның мәдәният йортында художество җитәкчесе булып башлый. Арытаба Чиләбе дәүләт мәдәният институтына укырга керә һәм “Мәдәни-агарту эшчәнлеге” белгечлеге буенча югары белем ала. 1990 елда район мәдәният йортының директоры итеп тәгаенләнә, 1994 елдан алып 2013 елга кадәр шул учреждениенең художество җитәкчесе, директорның иҗат эшчәнлеге буенча урынбасары була. Һөнәри белеменнән тыш, әлеге вазыйфа аннан оештыру сәләте, төрле яшьтәгеләр белән уртак тел таба алуны таләп итә, ике дистә ел эчендә ул өлкән буын арасында да хөрмәт, абруй казана, яшьләрнең дә остазына әверелә. Бу чорда Луиза Фрит кызының да тырышлыгы белән районыбызда үзешчән сәнгать аеруча үсештә була, оста оештыручы, яхшы театр артисты буларак бик күп иҗади коллективларга мактаулы “халык” исеме бирелүгә өлеш кертә. 2013 елдан алып Луиза ханым район мәдәният йортының халык иҗаты буенча әйдәүче методисты булып эшли, авыл клубларында эшләүче хезмәттәшләребезгә төрле мәдәни чаралар әзерләүдә, сценарийлар иҗат итүдә методик ярдәм күрсәтә, Район һәм республика күләмендә үткәрелгән конкурс-фестивальләрне башлап җибәрүчеләренең берсе дә ул. Күркәм традициягә әверелгән район үзешчәннәренең иҗат смотрларында, “Театр язы” фестивальләрендә жюри әгъзасы буларак та Луиза Фрит кызы шәхсән тәҗрибәсе белән һәрдаим уртаклашып тора. Районыбызның Асылгуҗа Баки- ров, Илфак Смаков, Әнфак Гарипов, Мөзәянә Әминева, Хәйдәр Басыйров, Фидрат Гыймаев, Марис Нәзиров, Фәүзә Гасакирова, Илсөяр Шәймөхәммәтова кебек күренекле шәхесләренең иҗат я кадер кичәләренең дә алыштыргысыз алып баручысы ул. Ә чәчләрен-чәчкә бәйләп, алтын, бриллиант туйларын каршы алган якташларыбызның гомер бәйрәмнәрен оештыруы исә аеруча җылы тәэссоратлар белән тулы. Луиза Фрит кызының һөнәри осталыгы дәүләт җитәкчелеге тарафыннан да югары бәһаланды: мәдәният өлкәсендәге күпьеллык фидакарь хезмәте өчен ул Башкортстан Республикасының, БР Мәдәният министрлыгының һәм муниципаль район хакимиятенең Почет грамоталары белән бүләкләнде. Төп эшеннән тыш, Луиза Фрит кызы районыбыздагы иҗтимагый, милли-мәдәни хәрәкәтләрдә дә актив катнаша. Республикабыз татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” төбәк оешмасының Чакмагыш бүлекчәсе җитәкчесе буларак, ул Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы, БР Татарлары конгрессының делегаты итеп сайланды. Бу юнәлештә дә зур уңышларга ирешеп, Бөтендөнья татарлар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медаленә лаек булды. Һәрьяклап та булдыклы, тырыш, акыллы остазыбыз Луиза Фрит кызына Җир йөзендәге барлык изге теләкләребезне җиткерәбез

Автор:Денис МАНСУРОВ, район мәдәният йорты директоры урынбасары.
Читайте нас: