ИГЕНЧЕ
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
27 сентябрь 2023, 09:20

Балаларыбызның иң якын дусты ул

27 сентябрь – Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә тәрбия хезмәткәрләре көне

Балаларыбызның иң якын дусты ул
Балаларыбызның иң якын дусты ул

Күренекле галим, мәгърифәтче, язучы Ризаэтдин Фәхретдин безгә мәңге онытылмаслык шундый нәсыйхәт язып калдырган: “Бала чактан алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”. Бу бөек сүзләрнең асылына төшенсәң, балалар бакчасында эшләүче тәрбияченең нинди җаваплы эш башкаруын аңларга була.

Тәрбияче, беләсезме, кем ул? Чын йөрәктән янып йөрүче. Аналардай, җан җылысы белән балаларны өзелеп сөюче... Тәрбияче – ул балаларның иң кечкенә шатлыкларын да зур итеп күрә белүче, үзе галим, үзе кечелекле, үзе кешелекле бер һөнәр иясе. Нәкъ менә шул сыйфатларның барысын да үзенә туплаган тәрбияче турында әлеге язмабыз.

Сөйлисе сүзебез – Чакмагыш авылының “Миләшкәй” балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Ләйсән Мөдәрис кызы Закирова турында. Ул Яңа Каръяуды авылында туып-үскән, шул авылның урта мәктәбен тәмамлап, Бөре дәүләт педагогия институтында белем алган. Хезмәт юлын Митрә-Әюп урта мәктәбендә башлаган, ә аннан инде туган мәктәбендә күп еллар урыс теле һәм әдәбияты, башлангыч сыйныфлар укытучысы, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшләгән. Соңгы 10 ел дәвамында балалар бакчасында намуслы хезмәт сала. Сабыйларны кечкенәдән үк тәртипкә һәм пөхтәлеккә, матурлыкны һәм гүзәллекне тоя белергә өйрәтү, аларда кешелеклелек һәм мәрхәмәтлелек кебек сыйфатлар тәрбияләү, балаларның сәламәтлеген ныгыту – аның эшчәнлегенең төп юнәлешләре.

Моннан 5 ел элек юньләп телләре дә ачылмаган сабыйларыбызны җитәкләп беренче тапкыр бакча бусагасын атлап кереп, нарасыйларыбызны тәрбияче Ләйсән Мәдәрис кызына ышанып тапшырдык. Әниләрчә сөеп карап, һәр баланы үз улыдай, үз кызыдай күргәнгә, бөтен йөрәк җылысын, назын биргәнгә алар бик тиз яңа мохиткә өйрәнеп киттеләр. Әти-әни, әби-бабайларыннан кала иң якын кеше булды ул аларга. Балаларын Ләйсән Мәдәрис кызына калдырган әти-әнинең күңеле һәрчак тыныч. Ул аларны юата да, уйната да, назлап башыннан сыйпап йоклата да, кирәк икән – калак тотып ашата да. Шуңа да балаларыбыз бакчага: “Барабыз”, – дип ашкынып торалар, теләп йөриләр. Тәрбиячебез көн саен балаларга игътибар, күңел жылысы биреп, аларны төрле яктан үстереп, беренче адымнарын ясарга ярдәм итте. Күпме бала –  шуның кадәр холык. Һәрберсенә яраклашып, аны шәхес итеп тәрбияләүгә күп көч салды. Ул үткәргән үзенчәлекле чаралар, мавыктыргыч уеннар, кызыклы иртәлекләр, бәйрәмнәр – бик күп күңелле мизгелләр балаларның күңелендә озак сакланачак.

Бәхетле балачак һәм һәр сабыйның киләчәк тормышы аны кечкенәдән тәрбия кылучының зирәклеге, сабырлыгы һәм игътибарына бәйле. Һәр баланың күңел дөньясын аңлап, йөрәгенә ачкыч таба белү зур тырышлык һәм эчке тоемлау таләп итә. Яшь буында мәрхәмәтлелек, хезмәт сөючәнлек, максатчанлык хисләре тәрбияләвегез, аларның иҗади сәләтләрен күрә һәм үстерә белүегез күңелләрдә соклану һәм хөрмәт хисе уята. Балалар белән тәрбия эшен үстерү максатында башкарган хезмәтләрегез, һөнәри осталыгыгыз, күңел сафлыгыгыз, сабырлыгыгыз, балаларга күрсәткән кайгыртучан һәм җылы мөгамәләгез өчен бик зур рәхмәт сезгә! Быел янә кечкенә сабыйларны җыйдыгыз. Сезгә көчегез арта гына баруын, эш дәрте сүрелмәвен, балалар белән үзара аңлашу һәм һөнәрегезгә тугрылык телибез.

Бакча коллективы да бик хөрмәт итә Ләйсән Мөдәрис кызын. “Олысын олы, яшен яшь итә белә ул, һәр кеше белән уртак тел таба, яшь белгечләр өчен чын мәгънәсендә үрнәк булырлык кеше. Яхшы киңәшен беркайчан да кызганмый ул. Ярдәм сорап килгәндә дә борып җибәргәнен хәтерләмибез, үзе белгәннәрне бик теләп безгә өйрәтә”, – диләр бу тәрбияче турында. Җитәкчелек тарафыннан да югары бәһалана аның эшчәнлеге. “Ләйсән Мөдәрис кызы ачык белем бирү эшчәнлекләрен оештырган вакытта барысы да методик яктан дөрес төзелгән. Һәр әйбер уйланылган, материал бай итеп тупланган – кыскасы, әзер өлге итеп кулланырлык”, – ди өлкән тәрбияче Гүзәл Наил кызы Шакирова.

“Тәрбияче хезмәте – авыр һәм фидакарь хезмәт. Заман шартларында тәрбияче булу шактый катлаулы һәм җаваплылык сорый, чөнки күптөрле белем, тәҗрибә генә түгел, бик зур түземлек, көч-энергия һәм сабырлык та, даими рәвештә һөнәри яктан камилләшү, иҗади эзләнүләр, эшкә һәрчак ниндидер яңалык кертеп тору, заман белән бергә атлау да кирәк. Ләйсән Мөдәрис кызы – үз эшенең остасы, бай педагогик стажлы, тәҗрибәле, мәктәпкәчә тәрбия бирү методикасын тирәнтен белүче, үз эшенә бирелгән, намуслы, итагатьле, һәр яктан камил шәхес. Югары категорияле, иң нәтиҗәле эшләүче тәрбиячеләрнең берсе. Инициативалы, киң эрудицияле, үз һөнәренең чын остазы ул. Коллектив ирешкән уңышларда аның да өлеше зур. Моның өчен ул белемен дә, көчен дә кызганмый. Район күләмендә үткәрелгән ярышларда, олимпиадаларда аның тәрбияләнүчеләре призлы урыннарны яулыйлар. Хәзерлек төркеме балаларын мәктәпкә әзерләүгә дә Ләйсән Мөдәрис кызы күп көч сала. Заманча компьютер технологияләренә ия булган педагог үз тәҗрибәсен башкалар белән дә теләп уртаклаша, аларның осталыгын һәм иҗат активлыгын үстерүгә зур игътибар бирә”, – ди мәгариф бүлеге методисты Альбина Салават кызы Батыргәрәева.

“Шулкадәр кызыклы, сихри һәм шул ук вакытта серле бит ул балалар дөньясы... Шушы нәни вакыйгаларга бай, яңалыклар белән тулы нәниләр казанында кайнап эшләү бик тә охшый миңа. Әйләнә-тирә мохит турында балалар күзлегеннән карап фикер йөртү ошый. Балалар үзгәрә, алар белән бергә мин дә үзгәрәм. Шуннан шатлык һәм канәгатьләнү табам, күңелемә бетмәс-төкәнмәс кинәнеч, рухи азык алам. Әти-әниләр белән фикерләшеп, коллегаларым белән киңәшләшеп эшләргә тырышам. Шулай ук гаиләм дә эшемдә зур терәк. Барысына да чиксез рәхмәтлемен. Мин – тәрбияче! Мин моның белән горурланам! Бу минем һөнәрем генә түгел, бу – мин сайлаган язмыш та”, – ди Ләйсән Мөдәрис кызы.

Автор:2023 ел чыгарылыш төркеме балаларының әти-әниләре.
Читайте нас: