+4 °С
Болытлы
Биредә районның гомуми белем бирү учреждениеләреннән 2015-2016 елларда туган укучылар арасында мини-футбол буенча турнир үтте. Ул Халыклар бердәмлеге көненә багышланды. Уеннарда Чакмагыш беренче урта мәктәбе, гимназия, Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, Яңа Балтач, Юмаш, Имәнлекул урта мәктәпләреннән җыелган туп белән оста эш итүче кечкенә спортчылар командалары катнашты. Бәйгедә очрашу дустанә мөнәсәбәттә булуына карамастан, бер генә команда да бирешергә теләмәде, матур уен күрсәтүгә көч салды, җиңүгә омтылыш күрсәтте. Җиңүчеләр кубок, медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде. Бу хакта тулырак гәзитебезнең киләсе санында таныша аласыз.