ИГЕНЧЕ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Образование
23 апрель 2020, 12:05

Диктант языйк бергәләп

25 апрельдә “Башкорт теленнән халыкара диктант-2020” акциясе үтә.

25 апрельдә “Башкорт теленнән халыкара диктант-2020” акциясе үтә. Дөньядагы һәм илдәге эпидемиологик хәлгә бәйле, быел ул беренче тапкыр онлайн-форматта оештырыла. Әлеге чарада, кайда яшәвенә карамастан, һәр кеше катнаша ала. Диктант язар өчен алдан ук https://bashkdictant.ru/. сайтында теркәлергә кирәк булачак.
25 апрель көнне Уфа вакыты белән 11.00 сәгатьтә “Башкортстан юлдаш телевидениесе” (“БСТ”) каналында, “Бәйләнештә” (“ВКонтакте”) социаль челтәрендә, Instagram, YouTube видеохостингында дикторның диктант текстын укуы туры эфирда күрсәтелә. Вакыт түбәндгечә бүленгән:
11:00дән 11:25 сәгатькәчә – башкорт телен башлангыч дәрәҗәдә белүче катнашучылар өчен;
11:30дан 11:55 сәгатькәчә – башкорт телендә иркен аралашучы катнашучылар өчен;
12:00дән 12:30 сәгатькә кадәр – башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында язучы катнашучылар өчен
Әлеге көндә сайтта 20 меңнән артык бу акциядә катнашырга теләк белдерүче кеше теркәлгән. Алар арасында Русия шәһәрләре һәм өлкәләре, якын һәм ерак чит илләр вәкилләре дә бар.
Акциягә кушылучы һәркем диктантны өендә үзаллы рәвештә дә яза ала. Бу эш тәмамланганнан соң соң диктант язылган кәгазь битен фотога төшереп яки сканерлаштырып шәхси кабинет аша https://bashkdictant.ru/. сайтына җибәрергә кирәк булачак. Әгәр андый мөмкинлек булмаса, язылган диктантны 26 апрельнең Уфа вакыты белән 23:59 сәгатенә кадәр [email protected]. электрон почтасына яки Whatsapp мессенджерына +7 (927)950-02-66 саннарын җыеп җибәрергә кирәк булачак.
Әгәр диктантны онлайн режимында яза алмыйсыз икән, туры эфир видеосы 26 апрельнең 23:59 сәгатенә кадәр (шулай ук Уфа вакыты белән) сайтта булачак. Аны һәр кеше карап, диктант яза һәм эшләрне кабул итү тәмамланганчыга кадәр җибәрә алачак.
Читайте нас: