ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Образование
26 Май 2022, 11:10

Чакмагышта язгы бал үтте

Быел да күркәм традиция буенча  11 сыйныфны тәмамлаучыларны язгы балга җыйдылар. Чара Гаилә ялы паркы мәйданында үтте. Районның 10 мәктәбен тәмамлаган 114 егет һәм кызны  котладылар һәм хөрмәтләделәр. Аларга изге теләкләр теләнде, киңәшләр бирелде, бик күп истәлекләр яңарды.

Чакмагышта язгы бал үтте
Чакмагышта язгы бал үтте

 

Балның хуҗаларын – чыгарылыш сыйныф укучыларын муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы  Ямалеев, район мәгариф бүлеге начальнигы Рәсимә Зәлиф кызы Балягова, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, җаваплылыгы чикләнгән “Сихәт” җәмгыяте директоры Ирек Марс улы Усманов,  Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколовның ярдәмчесе Мөнирә Җәмигънур кызы Мөхәммәтшина тәбрикләде һәм алдагы тормыш юлларының сикәлтәсез, озын һәм уңышлы булуын теләделәр.

 Мәйдан  шау-гөр килеп, җыр-моңнан, күптөрле  биюләрдән  тынып тормады.  

 

Язманың тулы варианты белән “Игенче” гәзитендә танышырга була

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: