ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Образование
17 июнь 2022, 15:30

“Иң мөһиме – теләк һәм тырышлык!”

БДИдан 100 балл... Мондый нәтиҗә турында кайсы гына чыгарылыш сыйныф укучысы хыялланмый икән? Ә менә Чакмагыш гимназиясе укучысы Айгөл Гомәрова хыялланып кына калмаган, рус теленнән имтиханын иң югары баллга тапшырган! Айгөлнең шатлыгын уртаклашып, без аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

“Иң мөһиме – теләк һәм тырышлык!”
“Иң мөһиме – теләк һәм тырышлык!”

 

  • Айгөл, имтиханыңны 100 баллга тапшырырмын дип уйлаган идеңме? Нәтиҗәләрне белгәч, нинди хисләр кичердең?

– Дөресен генә әйткәндә, көткән идем, чөнки рус теле – минем иң яраткан фәннәремнең берсе. Башта аңлап та бетермәдем, аптырашта калдым. БДИда беренчел һәм икенчел балл, дигән төшенчәләр бар бит. Тәүдә 58 балл җыйганмын, дип күрдем (ул беренчел балл булган икән), ә аны икенче баллга күчерсәң, ул 100 балл дигәнне аңлата икән. Әлбәттә, максималь балл җыюмны белгәч, бик сөендем! Иң тәүдә сөенечем белән әти-әниләрем, класс җитәкчем белән уртаклаштым.

  • Белүебезчә, БДИ турында төрле хәбәрләр, имеш-мимешләр дә ишетергә туры килә. Ә синең: “БДИ балаларның психикасын боза, ул белем дәрәҗәсен күрсәтми”, дигән фикергә карашың нинди?
  • Әлбәттә, бер дә тәэсир итми дип әйтсәм, ялгыш булыр. Нинди генә имтихан тапшыруны алсаң да – ул сынау. Ә сынауны нинди генә дә рәвешле стрессыз, борчылуларсыз, күңел тынычлыгы белән үткәрү авыр. Үз көчемдә, белем дәрәҗәмдә ничек кенә  ышанычлы булсам да,    имтиханнарга әзерлек вакытында да, аларны тапшыргач та дулкынлану  хисе мине ташламады. 
  • Имтиханнарга ныклы әзерләндеңме, репетиторларга йөрдеңме?
  • 10 сыйныфта ук әкрен генә әзерләнә башладым, үзлегемнән шөгыльләндем. Рус теленнән репетиторга беркайчанда йөрмәдем, аның кирәге дә чыкмады. 5 сыйныфтан алып 9 сыйныфка кадәр бу фәннән укыткан Эльвера Илфар кызы Кәбировага бик рәхмәтлемен.  Ул миндә рус теле һәм әдәбиятына сөю уятты, төпле белем бирде. Артабан рус теле һәм әдәбиятыннан Миләүшә Рәшит кызы Кашапова укытты, аңардан да уңдым. Ул да – югары  белемле, иҗади эзләнүчән шәхес,  төпле белемле остаз. 10 сыйныфтан алып 2 ел дәвамында мин социаль-гуманитар сыйныфта укыдым.

 

БДИны 100 баллга тапшырган, тырыш укучы Айгөл Гомәрова   белән тулы әңгәмәне “Игенче” гәзитенең  23 июньдә  дөнья күрәчәк  25 нче санында укый аласыз.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: