ИГЕНЧЕ
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Образование
5 август 2022, 16:00

Яңа уку елына әзерлек – көнүзәк мәсьәләләрнең берсе

Август аенда, яңа уку елы башланыр алдыннан, гадәттәгечә, районда мәгариф учреждениеләренең балаларны кабул итүгә әзерлеге тикшерелә.

Яңа уку елына әзерлек – көнүзәк мәсьәләләрнең берсе
Яңа уку елына әзерлек – көнүзәк мәсьәләләрнең берсе

Безнең иҗади төркем муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм район мәгариф бүлеге начальнигы Рәсимә Зәлиф кызы Балягова белән берлектә Чакмагыш беренче урта мәктәбенең һәм район үзәгендәге “Әкият” балалар бакчасында булып, аларда бу җәһәттән башкарылган эшләр белән танышты, андагы педагогик коллективлар әгъзалары белән әңгәмәләшеп, аларның артабангы эшчәнлекне кагылышлы фикерләрен, үтенечләрен тыңлады, башкарыласы эшләрне хәл итү буенча эшлекле тәкъдимнәр җиткерде. Ике учреждение дә яңа уку елына әзер дип билгеләнде, аларның матди техника базасын ныгыту буенча эзмә-эзлекле эш алып барылган. Бүлмәләр якты, аларда косметик ремонт үткәрелгән, эшчәнлек алып барачак педагогик кадрлар тулы составта тупланган.

Автор:Рәзилә Арсланова.
Читайте нас: