ИГЕНЧЕ
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Образование
12 август 2022, 15:35

Сайлау мөмкинлеге зур булды

Август  ае һәркайсыбызга да бала чакта мәктәпкә әзерләнгән  чорны хәтерләтәдер. Күңелле, мәшакатьле вакыт бу.

Сайлау мөмкинлеге зур булды
Сайлау мөмкинлеге зур булды

 Әти-әни белән иртән-иртүк торып базарга, магазиннарда йөрергә чыгасың, килеп керү белән күзгә төшкән көндәлекне, төрле рәсемле дәфтәрне, тәмле исле ручкаларны, бетергеч, пеналның үзеңә генә “карап торганын” алдырасың. Киемнәрнең дә ниндие генә юк: язу-сызулы, әберкәлеләре бик күп. Туфли, кроссовкилар да – җаның кайсысын тели. Ә менә иң мөһиме – портфель! Аның да бит тик “5”ле билгеләрен алдыра торганы, башкаларныкына охшамаганын алырга кирәк. Ә сайлый башласаң, барысы да бик матур, барысы да ошый. Эх, кайтарасы иде шул мизгелләрне...

         Әлбәттә, мәктәпкә әзерләнү вакыты – һәр заманда берникадәр чыгымнар таләп ителә торган чор.  Теләгән әйберләрне алыр өчен әти-әниләрнең акчасы гына җитсен... Муниципаль район хакимияте башлыгының икътисад һәм сәүдә бүлеге мәктәпкә әзерләнүне мөмкин кадәр уңайлырак итү максатында  “Пятерочка” сәүдә йорты каршында “Мәктәп ярминкәсе” оештырды. Бу ярминкә еракка, чит якка йөрергә мөмкинчелеге булмаган кешеләр өчен әйберләрне бер урында гына сатып алыр өчен аеруча уңайлы. Шушы мөмкинлектән бу көнне байтак райондашлар файдаланды.

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас: