ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Образование
14 октябрь 2022, 11:25

Яшь юл хәрәкәте инспекторлары юл кагыйдәләрен искә төшерде

Тозлыкуш урта мәктәбенең “Яшь юл хәрәкәте инспекторлары” түгәрәге әгъзалары өчен юл хәрәкәте хәвефсезлеге атналыгы кысаларында район үзәгендәге 5нче санлы “Шатлык” балалар бакчасы базасында укыту җиһазларын кулланып, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча интерактив дәрес үтте.

Яшь юл хәрәкәте инспекторлары юл кагыйдәләрен искә төшерде
Яшь юл хәрәкәте инспекторлары юл кагыйдәләрен искә төшерде

Комплексның демонстратив экспозициясе юл билгеләрен өйрәнергә ярдәм итте һәм анда  булган төрле хәлләрне модельләштереп, балаларга юлда  үзләрен дөрес тотарга, юл кагыйдәләрен искә төшерергә  мөмкинлек бирде. Чараның төп максаты –  юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүче гражданнар тәрбияләү, балаларның юлда имгәнүен кисәтү.

 

Мәгълүмат һәм фоторәсемнәр чыганагы: Тозлыкуш урта мәктәбенең “Бәйләнештә” социаль челтәре сәхифәсе.

Автор:Илсөяр Гайсина әзерләде
Читайте нас: