ИГЕНЧЕ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Фотогалереи
13 октябрь 2022, 09:30

Грант җиңүчеләре булдылар

Үткән атна ахырында Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының колонналар залында төбәк Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров республика укытучыларын һөнәри бәйрәмнәре белән тантаналы шартларда тәбрикләп, дәүләт бүләкләрен һәм авыл җирлегендә хезмәт салучы яшь укытучылар – грант җиңүчеләренә сертификатлар тапшырды.

Грант җиңүчеләре булдылар
Грант җиңүчеләре булдылар

Андрей Геннадьевич үз чыгышында укытучыларның һәр кеше тормышында, шулай ук тоташ җәмгыятьтә тоткан урынын лаеклы бәһалады. Бүләкләнүчеләр арасында якташларыбызның да булуы аеруча сөенечле. Хөкүмәт Премьер-министры тантаналы шартларда Чакмагыш беренче урта мәктәбенең яшь педагоглары: башлангыч сыйныфлар укытучысы Алена Викторовна Ганиевага һәм инглиз теле укытучысы Айгөл Марат кызы Ямалетдиновага сертификатлар тапшырды. Моннан тыш, тантанада озак еллар дәвамында мәгариф өлкәсендә эшләп, югары һөнәри осталыкка ирешкән тәҗрибәле педагоглар да тәбрикләнде. Чара барышында Чакмагыш беренче урта мәктәбенең физкультура укытучысы Илсөяр Өлфәт кызы Басыйрова “Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы” исеменә лаек булды. Үз хезмәтләренә бар күңелен биреп эшләүче югары һөнәри тәҗрибәгә ия укытучы-остазлар иң югары бүләкләргә лаек. Райондашларыбызның тырыш хезмәте лаеклы бәһалануы, әлбәттә, шатландырмый калмый. Без аларны бу җиңүләре белән ихлас котлыйбыз һәм артабан да тик уңышларга гына ирешүләрен телибез.

Автор:Вероника Дәүләтова, Чакмагыш беренче урта мәктәбе директорының укытутәрбия эшчәнлеге буенча урынбасары
Читайте нас: