ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
политика
14 апрель 2020, 12:30

Республика Башлыгы өстәмә чаралар кертелүне раслады

Билгеле булуынча, Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров агымдагы елның 31 мартыннан 20.00 сәгатьтән башлап республикада гражданнарның яшәү урыннарында үз-үзләрен чикләү (самоизоляция) режимы кертелү турында Указ чыгарган иде.

Билгеле булуынча, Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров агымдагы елның 31 мартыннан 20.00 сәгатьтән башлап республикада гражданнарның яшәү урыннарында үз-үзләрен чикләү (самоизоляция) режимы кертелү турында Указ чыгарган иде. Әлеге чорда һәр кешегә йортлары яки фатирларыннан бары: –ашыгыч медицина ярдәменә мөрәҗәгать итү яки сәламәтлегенә һәм гомеренә турыдантуры хәвеф янау; –әгәр читтән торып эшләүгә күчерелмәсәләр, эш урыннарына бару (паспортларын һәм эш бирүчеләр тарафыннан махсус өлгеле белешмәләрне үзләре белән алып); –якындагы магазиннан азык-төлек яки даруханәдән дарулар сатып алу; –яшәгән урыннан 100 метрдан да ерак китмичә йорт хайваннарын тышка алып чыгып кертү; –чүп чыгару; –автомобиль хуҗаларының шәхсән үзләренә һәм алар белән бергәләп үзчикләнү режимын үтүчеләргә генә чыгып йөрү рөхсәт ителә иде. Ә менә урамга йөгерергә чыгу яки спорт мәйданчыкларында шөгыльләнү, балаларны коляскада йөртү, парклар һәм ял зоналарында Республика Башлыгы өстәмә чаралар кертелүне раслады булу, 65 яшьтән өлкән кешеләргә һәм шулай ук хроник чирлеләргә кич 18 сәгатьтән иртәнге 10гача йортларыннан чыгып йөрү рөхсәт ителмәде. 10 апрельдә Радий Хәбиров республикада коронавирус инфекциясе таралу хәвефен киметү максатын тотып өстәмә чаралар исемлеген раслады. Үзгәрешләр башлыча кешеләр күмәкләп җыела торган урыннарга, шул исәптән дини объектларга барудан, шулай ук якыннарыңны җирләү яки җирләүдә катнашудан тыш, зиратларга барудан тыелып торуга кагыла. Төбәк Башлыгы шулай ук парикмахерскийлар эшчәнлеген бөтен саклык чараларын күреп аякка бастыру мөмкинлеген карауны да рөхсәт итте, “дорога 02” программасы аша теркәлеп, аерым вакытка дачаларга һәм бакчаларга барып килү дә мөмкин. Болардан тыш, COVID-19 вирусын йоктырып чирләүчеләр белән бәйләнешләрдә булган, “дәваханәдән тыш пневмония” диагнозы куелган, респираторлы чир билгеләре (симптомнары) белән дәваханәләргә мөрәҗәгать иткән 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнар һәм алар белән бергә яшәүчеләр йортларында яки килгән урыннарда үзчикләнү режимын тайпылышсыз үтәргә тиеш. Шулай ук җәмгыятебезнең киләчәге – балаларны чир йоктырудан саклау максатында кич 18 сәгатьтән көндез 13 сәгатькә кадәр аларга урамга чыгу да тыелды. Республика Башлыгы шимбә көнне иң күп чирлеләр теркәлү сәбәпле карантинга ябылган республика клиник дәваханәсендә булып, табиблар һәм дәваланучылар белән очрашты, аларның хәлләрен белеште, дәвалау препаратлары һәм тукландыру торышы турында кызыксынды, эшлекле тәкъдимнәр бирде. Дүшәмбе, 13 апрельдән башлап, сәүдә урыннарында спиртлы эчемлекләр сатуда чикләүләр бетерелде. Шул ук вакытта республикада коронавирус йоктыручылар саны арта бару күзәтелә. Кичә коронавирус йоктыручы 84 кеше теркәлде, шулардан 7 кеше терелеп дәваханәләрдән чыккан, бер кеше вафат булган. Аллага шөкер, безнең районда чирләүчеләр юк һәм алар булмасын өчен мөмкин булган барлык чаралар да тайпылышсыз үтәлә. Белгечләр чир таралу ихтималлыгы кимемәве, әлеге мәлдә эпидемиянең күтәрелеш чорында булуы турында белдерә. Бу шартларда, әлбәттә, ил һәм республика җитәкчелеге үзчикләнү режимын апрель азагынача дәвам итү турында карар чыгарып, чирләүчеләр санын киметүгә булышлык итүче отышлы алымнан файдалана. Барыбызны да саклап калу өчен. Моңа һәммәбез дә аңлап карарга һәм власть органнары, медиклар таләпләрен тайпылышсыз үтәргә тиешбез. Һәммәбез дә сәламәт булыйк, авыр мәлләрне бергәләп үткәреп җибәрик.
Читайте нас: