ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
политика
14 апрель 2020, 13:40

Яшәгән урында чикләнү режимы озынайтылды

Русия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин 2 апрельдә икенче тапкыр ил халкына коронавирус пандемиясенә бәйле мөрәҗәгать белән чыкты. Ул эшләми торган түләүле ял көннәрен ай ахырынача – 30 апрельгә кадәр озынайту турында белдерде.

Русия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин 2 апрельдә икенче тапкыр ил халкына коронавирус пандемиясенә бәйле мөрәҗәгать белән чыкты. Ул эшләми торган түләүле ял көннәрен ай ахырынача – 30 апрельгә кадәр озынайту турында белдерде. Чыгышының башында ул илебездә игълан ителгән эшләми торган түләүле ял атнасы, кешеләрнең яшәгән урыннарында чикләнүе режимы власть органнарын мобилизацияләү, йогышлы авыруның тиз арада күпләп таралу ихтималлыгын чикләү, сәла мәтлек саклау системасы ресурсларын эпидемия белән эффектлы көрәшергә әзерләү мөмкинлеген үз тәҗрибәбездә, шул исәптән чит илләр үрнәгендә булдыру мөмкинлеге бирде, дип белдерде. Әм ма дөньяда, шул исәптән безнең илебездә дә эпидемиянең күтәрелеш чоры үтелмәде, дип билгели вирусологлар. Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә өлкән гражданнары бызны үзләренә янаган җитди хә вефтән араладык, балалар бак чаларында, мәктәпләрдә, башка уку йортларында, хезмәт коллектив ларында эпидимия таралуга да юл куелмады. Бер сүз белән әйткәндә, күрелгән чаралар эффектлылыгын аклады, әмма илебез халкын арта банда йогышлы чир таралудан саклау мөһим. Шуны исәпкә алып, Президент Указы белән түләнелә торган ял көннәре режимы ай ахырынача – 30 апрельгә кадәр озынайтылды. Шул ук вакытта хәлләр үзгәреп тора: һәр төбәктә, хәтта һәр муниципалитетта алар төрлечә – аерым өлкәләрдә коронавирусның таралуы җитди хәвефле төсалды, ә кайсыберәүләрендә әлегә бер генә очракта теркәлгәне юк. Шуңа да кайсыбер төбәкләрдә катгый рак чикләүләр кертелергә тиеш, ә Яшәгән урында чикләнү режимы озынайтылды кайсыберәүләрендә, югары әзерлек саклап, әле локаль карарлар күрү дә җитә. Бу үзгәрешләр исәпкә алынырга тиеш. Шушыларга бәйле Федерация субъектлары җитәкчеләре нә өстәмә вәкаләтләр бирелә. Төбәкләр, объектив хәлләргә карап, Федерация субъектларында яки аларның аерым муниципалитетларында Русия Президенты Указына ярашлы нинди режим кертергә, кайсы оешма һәм учреждениеләр эшчәнлеген туктатып торырга, ә кайсыларыныкын, кешеләрнең хә вефсезлеген катгый тәэмин итеп, дәвам иттерергә үзаллы карар чыгарырга хокуклы. Шул ук вакытта тәү чиратта идарәлек органнары һәм, элеккечә,өзлексез җитештерү режимындагы предприятиеләр, медицина учреждениеләре һәм дару ханәләр, тәү кирәк ярак товарлар белән сәүдә итү магазиннары, яшәү ритмын тәэмин итү хезмәтләре эшләрен дәвам итәчәк. Өстәмә чикләүләр кертү мөһимлеген төбәкләр федераль Хөкүмәт белән килешергә, аннан соң гына тиешле карар лар чыгарырга тиеш. Һәр идарә органнары – федераль, төбәк һәм муниципаль җитәкчеләр берлектә, бер берсе белән тыгыз бәйләнештә эшләргә бурычлы. Төбәк власть органнарының һәр карары санитар эпидемиологик органнар белән килешеленергә тиеш. Иң төп критерий – Русия гражданнарын саклау, аларның сәламәтлеген һәм иминлеген тәэмин итү булсын. Хәлләргә карап, өстәмә карарлар кабул ителәчәк: мөмкинлек булса – мәҗбүри эшли торган көннәр вакытын киметү ягына үзгәртәчәкбез. “Тагын бер тапкыр кабатлыйм һәм ассызыклап әйтәм, – диде Президент, – эпидемиягә каршы көрәш чараларын тормышка ашыру ба рышында без гражданнарның тотрыклы эш урыннары һәм керем чыганаклары саклануын тәэмин итәргә бурычлыбыз. Бу – ил Хө күмәте, төбәкләр җитәкчелеге һәм безнең өчен иң өстенлекле бурыч. Эффектлы, тотрыклы икътисадыбыз төп бурычлар үзәгенә куела, шул исәптән сәламәтлек саклау тармагында да”. Узган атна безгә уртак җаваплылык тоеп, бер беребезне аңлап эшләвебезнең хәлиткеч роль уйнавын раслап күрсәтте. Бергәләп үзебезгә янаган коточкыч хәвефне түбәнәйтә алдык. Киләчәктә дә шулай ук дәвам итәчәгебезгә һәм вакыйгаларны алдан күзаллап, чир таралуга ышанычлы каршы тора алырыбызга ышанам. Барыгыз да сәламәт булыгыз, дип йомгаклады В.В.Путин. 3 апрельдә үткән Хөкүмәт киңәшмәсендә Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров төбәгебездә үз үзеңне чикләү режимын демократлаштыру мөмкинлеге дә бар, дип билгеләде. Хөкүмәткә ул ахыргы карар кабул итү өчен консультацияләр үткәрүне йөкләтте. Чир таралу тепмлары артуга юл куймас өчен ул агымдагы атнада үз үзеңне чикләү режимы ның катгый үтәләчәге, артабан, хәлләргә карап, аны йомшарту яки башка карарлар кабул итү мөмкинлекләрен караячаклары турында белдерде. Кичә барлык мәктәпләрдә дә дистанцион укыту башланды, каникулдан соң тәүге дәресне төбәк Башлыгы үзе үткәрде. Укытуның бу төре кимендә ике атна дәвам итәчәк әле. Районыбызда йогышлы чирләр белән көрәш буенча һәм гадәттән тыш хәлләргә каршы көрәш комиссиясе утырышлары даими үтеп тора. Муниципаль район хакимияте башлыгы тәүлек әйләнәсенә барлык хезмәтләр эшчәнлеген күзәтчелектә тота, кирәк чакта өстәмә чаралар күрә. Үзчикләнү режимындагы, шулай ук 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз
яшәүче райондашларыбыз, сәламәтлекләре торышы буенча мөмкинлекләре чикле гражданнар һәр көнне тәүлек әйләнәсенә 8-965-94-93-500 телефоны аша, дү шәмбедән җомгагача 8-347-96- 3-11-38 телефоны аша колл үзәккә шылтыратып, волонтерларга азык төлек, медикаментлар, тәү кирәк яраклар китертүгә заявкалар бирә, үз үзләрен чикләү режимын бозган кешеләр һәм чикләү режимын үтә мәүче объектлар турында хәбәр итә ала. Шулай ук 8-800-201-89-03 телефоны аша тәүлек әйләнәсенә республика колл үзәге нә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, шылтыратулар түләүсез кабул ителә. Районыбыздагы үзәк телефон нарына волонтерлардан азык тө лек китертү, пропуск системасы кертелү, магазиннар, банклар эш чәнлеге һәм башкалар турында мө рәҗәгатьләр булды. Райондашлар шулай ук волонтерлар эшчәнлегенә, дезинфекция чаралары үткәрелүгә рәхмәт белдереп тә шылтыраталар. Авылларда биләмә хакимиятләре телефоннарына шылтыратып, мөрә җәгать үтенечләрегезне җиткерә аласыз, сезгә теләп ярдәм итәчәкләр. Үз үзеңне чикләү режимы мәкер ле йогышлы чир күпләп таралмасын өчен кертелде һәм аны һәркайсы быз үтәргә бурычлыбыз. Тәү чират та үзебезне, якыннарыбызны әлеге афәттән курчалау өчен. Аны бо зучыларны ачыклау максатында үткәрелүче рейдларга да аңлап карарга чакырабыз, рейд әгъза лары күрсәтмәләрен төгәл үтәү үзебезне чир йоктырудан саклау, гаиләләребезне, бигрәк тә өлкән яшьтәге әти әниләребезне, әби бабаларыбызны курчалау өчен кирәк. Шуны аңлап эш итсәгез иде. Республикабызда хәлләр тот рыклы саклана. Барлыгы 10 кешедә коронавирус ачыкланып, барысы да дәваханәгә салынган, 5се терелеп чыккан да инде. Аллага шөкер, бу чирдән вафат булучылар юк, булмасын да.
Читайте нас: