ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
политика
21 апрель 2020, 13:20

Көчәйтелгән әзерлек режимына үзгәрешләр кертелде

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров 17 апрельдә агымдагы елның 18 мартындагы УГ-111 санлы “Башкортстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе (СОVID‹2019) таралу хәвефе янауга бәйле республика территориясендә “Көчәйтелгән әзерлек” режимы кертү турында»гы Указына үзгәрешләр кертү турында УГ-146 санлы Указга кул куйды. Аңа ярашлы, 2020 елның 20 апреленнән эшчәнлеге туктатылмаган оешма учреждениеләрдә эшләүчеләр шәхесен раслаучы документы һәм яңа өлгеле кәгазь пропускысы белән генә эш урыннарына барып йөри алачак. Эш бирүчеләр тарафыннан элегрәк бирелгән белешмәләр һәм пропусклар (муниципаль район һәм шәһәр округлары хакимиятләре тарафыннан бирелгәннәрдән тыш) гамәлдән чыкты. Андый пропусклар эшләүчеләр йортыннан эш урыннарына барып кайту өчен генә тәгаенләнгән. Аның өлгеләрен эш бирүчеләр БР Хокукый мәгълүмат порталында https://npa. baskortostan.ru/27874/ һәм сайтында https://doroga02/ru/ күчереп ала ала. Пропусклар турыдан туры оешманың төп эшчәнлеген тәэмин итүче хезмәткәрләргә бирелә һәм эш көннәрендә эш сәгатьләре башланыр алдыннан 90 минут һәм эш көне тәмамланганнан соңда 90 минут дәвамында гамәлдә була. Эш режимы пропускта шулай ук тәгаен күрсәтелә, шул исәптән сменалы һәм үзгәреп торучаны да. Мондый очракларда пропускта график алдан тәфсилләп языла. Дистанцион рәвештә эшләүче хезмәткәрләргә мондый режимда эшләү өчен барлык шартлар тудырылырга тиеш. Өйдән эш урыннарына һәм киресенчә барлык мөмкин булган чаралар ярдәмендә йөри алу өчен (җәяүләп, шәхси автомашинада, эш Көчәйтелгән әзерлек режимына үзгәрешләр кертелде яки җәмәгать транспортында, такси да һәм велосипедта) предприятие эшчәнлеге югарыда телгә алган портал исемлегендә исәпкә алынган булуы шарт. Автомашинада эшкә барып кайтып йөрү өчен өстәмә рәвештә https://doroga02/ru/ сайтында теркәлеп торуның кирәге юк. Хәзер җәмәгать урыннарында һәм җәмәгать транспортларында махсус битлек һәм перчаткалар кию мәҗбүри. Элеккечә үз оешмагызның ИНН номерының да әлеге сайтта теркәлүе шарт түгел. Мондый таләп көчен югалтты. БР эшчәнлеге туктатылмаган оешмалар (шәхси эшкуарлар) ка тегорияләре (типлары, төрләре, эш чәнлек юнәлешләре) түбәндәгечә: РФ Президентының 2020 елның 2 апрелендәге 239 санлы “Русия Федерациясе территориясендә яшәгән халыкның санитар эпидемиологик иминлеген тәэмин итү буенча чаралар турында”гы Указы белән эшчәнлеге туктатылмаган оешмалар; Өзлексез эшләүче оешмалар; Медицина һәм даруханә оешмалары; Халыкны азык төлек белән тәэмин итүче оешмалар (шәхси эшкуарлар); Халыкны тәү кирәкле әйберләр (андый товарларны җитештерүчедән алып сатып алучыга кадәр җи ткерүне тәэмин итүче, бирегә үк җитештерүчеләрне, китереп бирүчеләрне, дистрибьютерларны транспорт логистика оешмаларын, логистика комплексларын, товарларны әзерләп эшкәртүче, төрүче һәм башка хезмәтләр күрсәтүчеләрне дә кертеп, бүлеп тарату үзәкләре, күмәртәләп сату базалары, склад лар, китереп бирү хезмәтләре, курь ер хезмәтләре, заказларны иясенә бирү пунктлары, барлык форматтагы сәүдә объектлары (шул исәптән стационар булмаган һәм мобиль объектлар), шулай ук идарәлек компанияләре (шул исәптән күчемсез милек объектлары эшчәнлеген тәэмин итүче (әлеге оешмалар урнашкан җирләр) оешмалар (шәхси эшкуарлар); Гадәттән тыш хәлләрдә кичекмәстән башкарыла торган гамәлләрне үтәүче яки әйләнә тирәдәгеләргә хәвеф тудыручы, аерым очракларда халыкның тормышына, сәламәтлегенә һәм нормаль яшәү шартларына хәвеф белән янаучы чир таралу куркынычын бетерү буенча кичектергесез эшләр башкаручы оешмалар; Кичектергесез ремонт һәм төяү бушату эшләре белән шөгыльләнүче оешмалар; Кичектергесез функцияле (тәү чиратта исәпләшү һәм түләүләрне гамәлгә ашыручы) финанс хезмәтләре күрсәтүче оешмалар; Дәүләт органнары (шул исәптән судлар, хокук тәртибен саклау органнары); БР муниципаль берләшмәләре хакимиятләре; Халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән курчалау учреждениеләре; Халыкны социаль яклау учреждениеләре; Халыкның мәшгульлеген тәэмин итү учреждениеләре; Үзчикләнү режимындагы гражданнарга теләктәшлек күрсәтүче координацияләү үзәге; Авыл хуҗалыгы оешмалары; Әлеге Указның 18нче пункты таләпләренә ярашлы җәмәгать туклануы оешмалары; Урманнарны саклау, яклау һәм тергезү оешмалары; Төзелеш оешмалары; Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күп функцияле үзәкләр; Элемтә хезмәтләре күрсәүче оешмалар (элемтә салоннары); Юлдаш элемтәсе һәм телевидениесе хезмәтләре күрсәтү, юлдаш интернет хезмәтләре өчен корылмалар һәм җиһазлар (шул исәптән, бу юнәлештәге товарлар сатучы, ремонтлаучы, әлеге корылмаларны урнаштыручы һәм корып эшләтүчеләр дә) сатучы оешмалар; Киңкүләм мәгълүмат чаралары; Ветеринария хезмәте күрсәтү оешмалары; Зоомагазиннар; Ритуаль салоннар; Химик тазарту оешмалары; Автосервислар; Халыкны төзелеш товарлары белән тәэмин итүче оешмалар (шәхси эшкуарлар); Хуҗалык кирәк яраклары белән сәүдә итүче оешмалар ( шәхси эшкуарлар); Дачалар, бакчалар өчен товарлар белән тәэмин итүче оешмалар (шәхси эшкуарлар); Халыкның автотранспорт чарала рын һәм авыл хуҗалыгы техникасын запас частьләр һәм комплектлаучы изделиеләр белән тәэмин итүче оешмалар (шәхси эшкуарлар); Халыкны тукымалар белән тәэмин итүче оешмалар (шәхси эшкуарлар); Халыкны басма киңкүләм мәгълүмат чаралары белән тәэмин итүче оешмалар (шәхси эшкуарлар); Оптика салоннары; Парикмахерлар, визаж, маникюр һәм педикюр хезмәтләре күрсәтүче оешмалар (шәхси эшкуарлар); Интернет заказларны ияләренә бирү оешмалары; Дистанцион рәвештә хезмәт күрсәтү ( шул исәптән китереп бирү шарты белән) оешмалары; Спорт учреждениеләре (бары тик спортчы осталыгы һәм югары спорт осталыгын камилләштерү этабында спорт әзерлеге үтүчеләр, РФ һәм РБ җыелма командалары әгъзалары, һөнәри спорт клублары әгъзалары өчен генә); Адвокатура, нотариат, сак каравыл, урамнарда һәм җәмәгатьчелек урыннарында патрульлек итү (халык дружиналары) даирәләре оешмалары; Волонтер оешмалары. Кабатлап белдерәбез, эшчәнлеге туктатылмаган оешмаларның тулы исемлеге белән җентекләбрәк https:// doroga02/ru/ һәм https://npa. baskortostan.ru/27874/ сайтларында танышырга мөмкин. Элеккечә үк 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга 18 сәгатьтән 10 сәгатькәчә, балигъ булмаганнарга 18 сәгатьтән 13 сәгатькәчә урамда йөрү катгый тыела. Моңарчы гамәлдә булган калган чикләүләр һәммәсе дә диярлек үз көчендә кала. Алар чир таралу хәвефе кимүгә карап йомшартылуы ихтимал.

Читайте нас: