ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
политика
14 Май 2020, 14:15

Үзчикләнү режимына яңа үзгәрешләре кертелде

11 майда Русия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин видеоконферения режимында илебездәге социаль-икътисадый хәл һәм гражданнарны, илебез икътисадын яклауның яңа чаралары турында чираттагы киңәшмә үткәрде.

11 майда Русия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин видеоконферения режимында илебездәге социаль-икътисадый хәл һәм гражданнарны, илебез икътисадын яклауның яңа чаралары турында чираттагы киңәшмә үткәрде. Анда барлык субъектлар җитәкчеләре, шул исәптән Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров та катнашты. Президент 12 майда тоташ илебездә һәм икътисадның барлык тармакларында эшләми торган бердәм чор тәмамлануы турында игълан итте. –Әмма эпидемиягә каршы көрәш тәмамланмый әле, – диде ул. –Аның хәвефе сакланып кала, хәтта чирләү очраклары бик сирәк теркәлгән, чагыштырмача имин саналган төбәкләрдә дә. Безгә эпидемиянең яңадан киң таралу алуына, чирнең катлаулануы, сәламәтлеккә хәвеф янау очракларына юл куярга ярамый. Кабатлап әйтәм: үзчикләнү режимыннан чыгу тиз генә бармаячак, беркадәр вакыт таләп ителәчәк. Шуңа күрә 12 майдан башлап эпидемия тулысынча тәмамланганга кадәр гомум санитар таләпләр дә, төбәкләрдә күрелүче өстәмә профилактика чаралары да сакланырга тиеш. Ил Хөкүмәтенә, Федера ция субъектлары җитәкчеләренә, санитария хезмәткәрләренә алар үтәлешенә контрольне көчәйтү бурычын куям. Президент белдерүенчә, 12 майдан сәнәгать, төзелеш, элемтә, энергетика, авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәнлекләрен аякка бастыру мөмкинлеге алачак. Бер үк вакытта, һәр төбәктә хәлләр аермалы булганлыктан, бердәм юнәлеш буенча гына боларны хәл итү мөмкин булмаячак. Эшчәнлеге аякка бастырылган тармакларда барлык саклык чаралары да катгый үтәлергә тиеш. Әгәр хәвефсезлек чаралары үтәлешен контрольдә тотып булмый икән, субъектлар башлыкларының андый предприятиеләр эшчәнлеген чикләү яки вакытлыча туктатып тору хокуклары да саклана. Әмма бу очракта хезмәткәрләргә эш хакын түләү дәвам итәргә тиеш. Путин төбәк башлыкларының нормаль тормыш шартларына әйләнеп кайтуны йомшак һәм тотрыклы оештыру өчен зур җаваплылык тотулары турында кабат хәтерләренә төшерде. Һәр адым ныклы уйланылырга тиеш, шул ук вакытта җаваплылыктан куркып кул кушырып утыруларына да юл куелмаячак. Президент предприятиеләр дә, хезмәткәрләр дә каза күрүе турында хәтергә төшерде. Бизнеска ярдәм итү системасында төп критерий – хезмәт коллективларын саклап калу, моны ил Хөкүмәте үзәккә куя. Хәзер гражданнарга турыдан туры ярдәм кирәк. Ил башлыгы балалы гаиләләргә яңа ярдәм чараларын тәкъдим итте. Балалар пособиесе күләмен икеләтә арттырып, 6751 сум итеп билгеләү отышлы булыр, диде ул. Андый пособиене эшләүче гражданнар, шул исәптән студентлар – кагыйдә буларак, яшь гаиләләр алачак. Ана капиталы алуга хокукы булмаган гаиләләрдәге 3 яшькә кадәрге балаларга өстәмә түләүләр һәр балага аена 5әр мең сум күләмендә билгеләнә. Хәзер аны апрельдән июнь аена кадәр 3 яше тулмаган балалары булган һәр Русия гаиләсе алу хокукына ия. 1 июньнән башлап 3 яшьтән 15 яшькәчә балалары булган һәр гаиләгә берәр тапкыр 10ар мең сум түләнәчәк. Бу ярдәмне мохтаҗ барлык гаиләләр дә алачак. Моның өчен гариза язар- га кирәк булачак. Мондый ярдәм Русиядәге 27 миллион балага биреләчәк. “Дәүләтебезнең өстенлекле юнәлешләре шундый булырга тиеш, дип исәплим”, – диде В.В.Путин. Артабан ил башлыгы эшсезләр проблемаларына күчте. Күрелүче чараларга өстәмә рәвештә ил икътисадын яклау максатында ул хезмәт коллективлары, эш урыннары, инфраструктура сакланып калуын таләп итте, бу исә эшсезләр санын киметүгә һәм предприятиеләргә тизрәк аякка басарга һәм җитештерү куәтләрен арттыра барырга ярдәм итәргә тиеш. Президент шулай ук элегрәк предприятиеләргә хезмәт хакы түләү максатында бүленгән дәүләт субсиядияләре турында да хәтергә төшерде. Бу чара 4 миллион хезмәткәрне якларга исәпләнелгән. Әмма бизнес өлкәсенә зуррак планлаштыру горизонтларын аңлату да үтә мөһим. Халыкның мәшгульлеген тәэмин итү өчен яңа кредитлар кертелә. Алар һәр хезмәткәр өчен бер минималь айлык хезмәт хакын алты айга тапкырлау формуласы буенча исәпләнеләчәк. Кредитны каплату вакыты – 2021 елның 1 апреле, дип билгеләнелә. Чиста ставка льготалы процентлы булачак, югарырагын дәүләт субсидиялиячәк. Кредитларның 85 проценты дәүләт гарантиясенә алына. Әгәр кредит программасы гамәлдә булган вакыт эчендә предприятие үз штатының 90 процентын саклап кала икән, кредит һәм аның процентлары тулысынча гамәлдән чыгарыла. Әгәр 80 процент эшләүчеләрен саклый алса, дәүләт кредитның яртысын гамәлдән чыгара. Төп принцип – бу акча тәү чиратта хезмәт хакы түләүгә тотынылырга тиеш. Президент мондый процедураларның законлылыгын тулысынча контрольдә тоту бурычын куйды. Каза күргән тармак предприятиеләре салым түләүләрен кертүне ярты елга кичектерү хокукын алдылар да инде. Әмма бүген гади кичектерү генә дә җитми. Шуңа күрә президент 2020 елның икенче кварталына каза күргән барлык шәхси предприятиеләрдән, социаль юнәлешле оешмалардан аны бөтенләй түләтмәскә тәкъдим кертте. Сүз салым һәм страховка иганәләре кертү (өстәмә хакка салымнардан тыш) бара. Моннан 1,5 миллионга якын предприятие файдалана алачак. Президент төбәк башлыклары игътибарына барлык Русия гаиләләре дә адреслы ярдәм алырга тиешлеген җиткерде. Путин бер айдан артык элегрәк медицина хезмәткәрләренә өстәмә түләүләр кертү турында карар чыгаруы турында хәтергә төшерде. Әмма, үзендәге мәгълүматларга караганда, бары 56 субъектта гына медиклар андый түләүләр алган һәм акча түләнергә тиешле белгечләрнең яртысыннан әзрәгенә генә бирелгән. Шуңа күрә президент ул түләүләрне алырга тиеш бөтен медиклар да ала алуны күзәтчелек астына алырга кушты. Сәламәтлек саклау министрлыгы бу хакта даими мониторинг тәэмин итәчәк. 6 майда медицина хезмәткәрләренә өстәмә страховка гарантияләре күрсәтелү турындагы Указга кул куелды, страховка беренче көннәрдән үк эпидемиягә каршы көрәшүчеләрнең һәммәсенә дә түләнергә тиеш. Путин әлеге Указ үтәлешен дә катгый күзәтчелеккә алып, аңа тулы доклад ясап торуны йөкләтте. 12 майда Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров республикада гамәлдә булган югары әзерлек режимы турындагы Указына үзгәрешләр кертүне раслаган документка кул куйды. Аның күп өлеше үзчикләнү режимын йомшартуга кагыла. Алар белән кыскача таныштырып үтәбез. 12 майдан башлап республикада яшәүчеләр урамнарда иркенләп йөри ала, әмма йортларыннан тыш һәм җәмәгать урыннарында (шул исәптән, таксида һәм җәмәгать транспортларында) алар маскалар һәм перчаткалар кияргә тиеш. Үзчикләнү режимы чит илләрдән һәм Русиянең башка төбәкләрен- нән килүчеләргә, коронавирус чирлеләр белән контактта булганнарга, ОРВИ билгеләре булган 65 яшьтән өлкән гражданнарга, шулай ук алар белән бергә яшәүчеләргә мәҗбүри булып кала. Башкортстанда бөтен парклар, скверлар, аллеяләр, балалар һәм спорт мәйданчыклары ачылды. Бу турыда республиканың барлык үзидарә органнарына күрсәтмәләр җиткерелде. “Комендант сәгате”нә дә үзгәрешләр кертелде. Балалар өлкәннәр озатуыннан тыш кич 20 сәгатьтән көндез 14 сәгатькәчә урамга чыга алмыйлар. 65 яшьтән өлкән- рәк гражданнар 18 сәгатьтән иртәнге 6га кадәр җәмәгать урыннарында күренүдән тыелып торырга тиешләр. Аерым оешмалар – сәүдә үзәкләре, төнге клублар, кинотеатрлар, театрлар, музейлар, төрле түгәрәкләр, балалар өчен, күңел ачу һәм ял вакытын үткәрү үзәкләре, спорт заллары, фитнес үзәкләре, аквапарклар, бассейннар, мунчалар һәм сауналар эшчәнлеге әлегә туктатылып торыла. Аерым күрсәтмә булганчы алар ябык торачаклар. Азык-төлек булмаган товарлар белән сәүдә итү объектлары да әлегә ябык көенчә кала, әмма бу очракта үтә мөһим искәрмәләр бар: аерым керү-чыгу урынына ия андый сәүдә нокталары эшли ала. Зал мәйданнарына бәйле, керүчеләр санында да чикләүләр кала: 50 квадрат метрга кадәр берьюлы 5 кеше, 100 кв.метрга – 10, 200 кв.метрга – 25 һәм 200 кв.метрга зуррак мәйданнарга – 50 шәр кеше кертелә ала. Эшләүче барлык оешмалар да санитарэпидемиологик чараларны катгый үтәргә тиеш. 50 кешедән артык халык җыелучы барлык чараларны да үткәрү әлегә тыела.
Читайте нас: