ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
политика
1 июль 2020, 22:50

Аблайлылар мөһим сәяси кампаниядән читтә калмый

Бүген Аблай авылы мәдәният йортындагы 3296 санлы сайлау участогына килүчеләр дә күп булды.

Бүген Аблай авылы мәдәният йортындагы 3296 санлы сайлау участогына килүчеләр дә күп булды. Әйткәндәй, участок комиссиясе эшли башлаган 25 июньнән алып, монда тавыш бирүчеләр көн дә килә торган. Тавыш бирүнең төп көне булган 1 июль үзәгенә якынлашкан вакытта биредә сайлаучылар исемлегендәге 445 кешенең 80 проценты Русия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча үз фикерен белдереп өлгергән иде. Биредә аларны комиссия рәисе Лида Сәгыйть кызы Шәяхмәтова җитәкчелегендәге күп санлы сайлау кампанияләрен оештыруда катнашкан бердәм коллектив – рәис урынбасары Р.Сәетгәрәева, секретарь Ф.Ә.Мөхәммәтҗанова, комиссия әгъзалары Р.И.Саләхова, Л.А.Хәмәтдинова каршы алып, тавыш бирү процессын уңайлы, авылдашлары сәламәтлегенә хәвеф янамаслык итеп оештырырга омтыла. Билгеле булуынча, әлеге мөһим кампанияне үткәрүнең төп таләбе – коронавирус инфекциясе эпидемиясе таралу янаган шартлартларда Роспотребнадзорның барлык күрсәтмәләрен төгәл үтәп, участокка килүчеләрнең хәвефсезлеген тәэмин итү. Сәламәтлеге торышы буенча мөмкинлекләре чикле булып, участокка килә алмаган 46 кешенең йортларына барып, аларның да дәүләтебез өчен бик тә мөһим булган сәяси вакыйгадан читтә калмавына булышлык иткәннәр. Комиссия әгъзларына ярдәмгә волонтер Гөлназ Ибраһимова да килгән.
Бу көнне сайлау участогына килүчеләр биредә күз явын алырлык кул эшләре кәргәзмәсенә дә игътибар итми калмагандыр, мөгаен. Аблай авылында олысы-кечесе кул эшләренә маһир дип әйтсәк тә һич арттыру булмас. Бу күргәзмәдә дә шул уңганнарның эшләре урын алган.
Читайте нас: