ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
политика
1 июль 2020, 23:02

“Донбасс” төбәге дә актив булды

Аблай – районыбызның иң зур авылларының берсе. Монда Русия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча 25 июньнән башлап дәвам иткән тавыш бирү кампаниясендә ике участок сайлау комиссиясе эшләде. Авылның электән үк халык телендә “Донбасс” дип йөртелгән төбәгендә урнашкан 3297 санлы участогында Аблайның Профессор Кодаяров, Каратал, Тынычлык урамнарында яшәүчеләр һәм Бәрдәсле авылы халкы тавыш бирде. Исемлеккә үз сәяси фикерен белдерү хокукына ия булган 443 кеше кертелгән. Клара Мәкъбүл кызы Мөхәммәтҗанова җитәкчелегендәге комиссия – рәис урынбасары Р.Н.Фазлыева, секретарь Л.Д.Ширәева, комиссия әгъзалары Р.Ф.Фәизова, Р.Ф.Фәйзуллина тавыш бирү кампаниясе башланган тәүге көннән үк аның барлык кагыйдәләргә ярашлы, участокка килүчеләрнең сәламәтлеге өчен хәвефсез итеп оештырылуын максат итеп куйганнар. Әлеге вакыттагы эпидемиологик ситуациядә бу аеруча мөһим булуын һәркайсыбыз ачык аңлый.

Безнең: “Тавыш бирергә килүчеләр кайсы көнне аеруча актив булып, участокка күбрәк килделәр?” – дигән соравыбызга комиссия рәисе: “Беренче көннән үк килә башладылар, бу сан һәр көнне якынча бер төрлерәк иде дип әйтергә була”, – дип җаваплады. Без барган 1 июль көнендә көндезге 13.00 сәгатькә 339 кеше (тавыш бирүчеләрнең 76 проценты) илнең төп Законына төзәтмәләр кертү кирәкме дигән сорауга үз җавабын биреп өлгергән иде. Комиссия әгъзалары сәламәтлеге торышы буенча мөмкинлекләре чикле булган 63 кешенең үтенече белән аларның йортларына барып бу сәяси вакыйгада катнашу хокукын тормышка ашырырга мөмкинлек биргән.
Без участокта булган вакытта тавыш бирергә дип үзе дә илебездә, республикабызда үткән күп санлы сайлауларны оештырып үткәрүдә ярдәм иткән, авылның актив өлкәннәренең берсе булган Зөһрә апа Гафиятуллина да килде. Өлкәннәрнең дә илнең алдагы үсешен билгеләгән бу мөһим вакыйгадан читтә калмый, зур җаваплылык тоеп сайлау участокларына килүе яшьләр өчен үрнәк булып тора.
Читайте нас: