ИГЕНЧЕ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
политика
1 июль 2020, 09:59

Гражданлык бурычларын үтиләр

Билгеле булуынча, бүген, 1 июльдә Русия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүнең төп көне. Сайлау участоклары 25 июньнән эш башлады.

Билгеле булуынча, бүген, 1 июльдә Русия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүнең төп көне. Сайлау участоклары 25 июньнән эш башлады.
Район үзәгендәге Октябрьнең 70 еллыгы урамында урнашкан 3262 санлы сайлау участогында бу иртәдә аеруча җанлылык сизелә. Монда Октябрьнең 70 еллыгы, Яшьләр, В.Галимов, Г.Латыйпов, Суханов, Урман, Высоковольтная урамнарында яшәүче чакмагышлылар шушы участокта алдагы тормышыбызны билгеләүче дәүләтнең төп Законына төзәтмәләр кертү буенча үз фикерен белдерә. Сайлау участогы исемлегендә 841 кеше теркәлгән. 1 июльнең иртәнге 9.30 сәгатенә аларның 63 проценты тавыш биргән. Участок комиссиясе әгъзалары төрле сәбәпләр белән бирегә килә алмаган 69 сайлаучының йортына барып, гражданлык хокукын тормышка ашырырга ярдәм иткән.
Билгеле булуынча, коронавирус пандемиясе сәбәпле, барлык тавыш бирү участокларында да вирустан аеруча катгый саклану чаралары күрелә. Бу таләпләр биредә дә төгәл үтәлә. Комиссия рәисе Р.Т.Сәлимова, аның урынбасары И.Саләхов, сәркатип А.Ф.Сафиуллина һәм әгъзалары Р.Х.Вәлиева, Л.Сәетгалиева, М.Ф.Шәрипова, С.Ф.Тимербулатова һәр тавыш бирергә килүченең сәламәтлеге өчен хәвефсез итеп үз гражданлык бурычын тормышка ашырырга ярдәм итә.
Читайте нас: