ИГЕНЧЕ
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
политика
1 июль 2020, 23:20

Мөһим сәяси вакыйгадан читтә калмадылар

Киндеркүл авыл мәдәният йортында урнашкан Раил Фәмит улы Гыйльманов җитәкчелек иткән 3294 санлы сайлау участогына без кичке якта, сайлау участогы ябылып, бюллетеньнәр исәбе алына башлауга ике сәгатьләп вакыт калганда бардык.

Киндеркүл авыл мәдәният йортында урнашкан Раил Фәмит улы Гыйльманов җитәкчелек иткән 3294 санлы сайлау участогына без кичке якта, сайлау участогы ябылып, бюллетеньнәр исәбе алына башлауга ике сәгатьләп вакыт калганда бардык. Әлеге участокның тавыш бирүчеләр исемлегендә бу хокукка ия булган Киндеркүл һәм Нур авыллары халкы – барлыгы 223 кеше теркәлгән. Рәис урынбасары Г.Х.Гәрәева, секретарь Р.Л. Әхмәтҗанова, комиссия әгъзалары Д.Ә.Гәрәева, Ф.Г.Хөснерьялова Русия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү башланган тәүге көннән – 25 июньнән илнең алдагы үсешен билгеләячәк зур сәяси вакыйганың тиешле тәртиптә һәм участокка килүчеләрнең сәламәтлеге өчен хәвефсез шартларда үтүе өчен тырышлык салган. Биредә эпидемиологик-саклану кагыйдәләре һәм Роспотребнадзорның күрсәтмәләре төгәл үтәлгән.
Кичке сәгать алтыга биредә 196 кеше, яки исемлектәге электоратның 88 проценты дәүләтнең төп документына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча үз фикерен белдергән иде. Тавыш бирү өчен билгеләнгән көннәрдә сәламәтлеге торышы буенча участокка килергә мөмкинлеге булмаган 21 кешенең йортларына барып, аларның бу сәяси вакыйгада катнашу хокукын тормышка ашырып кайткан комиссия әгъзалары. Ике авылның да халкы ил киләчәге һәм үсеше өчен аеруча мөһим булган бу кампаниядән читтә калмый, актив гражданлык позициясендә торуын янә дәлилләде.
Читайте нас: