ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
политика
1 июль 2020, 20:35

Тавыш бирүчеләр актив

Яңа Балтач авыл Советы авыл биләмәсенә караган авылларда 5 тавыш бирү участогы урынлашкан. Аларда Яңа Балтач, Ленин, Тукай, Түбән Каръяуды һәм Яңа Каръяуды авылларында яшәүче райондашларыбыз гражданлык хокукын тормышка ашыра.

  • Яңа Балтач авыл Советы авыл биләмәсенә караган авылларда 5 тавыш бирү участогы урынлашкан. Аларда Яңа Балтач, Ленин, Тукай, Түбән Каръяуды һәм Яңа Каръяуды авылларында яшәүче райондашларыбыз гражданлык хокукын тормышка ашыра.
    Яңа Балтач авылы мәдәният йортында урнашкан 3264 санлы сайлау участогының сайлаучылар исемлегендә 560 кеше теркәлгән. Биредә эшләүче комиссиягә озак еллар дәвамында мондый мөһим сәяси кампанияләрдә катнашып бай тәҗрибә туплаган Флүзә Зиннур кызы Ханова җитәкчелек итә. Без аңардан Русия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүнең төп көненә биредә тавыш бирүчеләрнең ни дәрәҗәдә актив булуы турында сорадык. “1 июльнең 10.45 сәгатенә исемлектәге авылдашларыбызның 69 проценты бу төзәтмәләр буенча үз фикерен белдереп өлгерде. Участок комиссиясе эшли башлаган көннән алып сәламәтлеге торышы буенча участокка килә алмаган 30 кешенең йортларына барып, аларның да бу хокукын тормышка ашырырга ярдәмләштек. Комиссия әгъзалары – рәис урынбасары Р.Г.Сафиуллин, сәркатип Л.Р.Хәбибуллина, эгъзалар Э.В.Гайсина, Р.Ф.Ибраһимова, А.М.Ихсанова, Г.Ә.Мөхәммәтгәрәева – тәҗрибәле, бу җаваплы эшне белеп, төгәл үтиләр.
    Эпидемиологик ситуациягә ярашлы, вирустан саклануның барлык кагыйдәләрен катгый үтәп, тавыш бирергә килүче авылдашларның сәламәтлеген хәвеф астына куймас өчен бөтен хәвефсезлек таләпләре җиренә җиткереп башкарыла”, – диде безгә комиссия рәисе.
    Читайте нас: