ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
политика
2 июль 2020, 17:25

Төп законыбызга үзгәрешләр кертү хупланылды

Билгеле булуынча, 25 июнь – 4 июль көннәрендә Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү үтте. Дөньякүләм пандемия шартларында кертелгән югары әзерлек режимында гражданнарыбызны саклау максатында кулланылган чикләүләр аркасында, аларны тайпылышсыз үти барып, илебез халкына үз мөнәсәбәтләрен белдерү өчен шулкадәр вакыт бирелде. 1 июльдә сайлау участоклары ябылганнан соң Гомумрусия тавыш бирү йомгаклары ясалды. 2 июль иртәсенә Мәскәү вакыты белән 7.00 сәгатьтә Үзәк сайлау комиссиясе барлык участоклардагы протоколларның каралып бетүен белдерде, аның нәтиҗәсендә тавыш бирүдә катнашкан барлык русиялеләрнең 77,93 проценты илебезнен Төп законына Төп законыбызга үзгәрешләр кертү хупланылды кертелгән үзгәрешләрне хуплавын, 21,26 процентының каршы булуын дәлилләде. Башкортстан Республикасында Конституциягә төзәтүләр кертү өчен тавыш бирүдә 2763098 кеше, яки тавыш бирү яшендәгеләрнең 90,83 проценты катнашты, дип хәбәр итте БР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Илона Макаренко. Шулардан 2448685е, ягъни 88,68 проценты кертелгән төзәтмәләрне тулысынча хуплавын белдергән, 292701 кеше, ягъни сайлаучыларның 10,6 проценты аларга каршы булуын дәлилләгән. Районыбызда сайлаучылар исемлегенә кертелгән 23574 кешенең 20772се (88,11 проценты) сайлау участокларына килеп, үз мөнәсәбәтләрен белдерде.18704 райондашыбыз (90,04%) Русия Конституциясенә кертелгән үзгәрешләрне тулысынча хуплады, 1929 кеше (9,29%) аларга каршы тавыш бирде.Гомумән алганда, тавыш бирү барлык участокларда да оешкан төстә бөтен саклану чаралары төгәл үтәлеп башкарылды. Участоклар антисептиклар белән даими эшкәртелеп торды, тавыш бирергә килүчеләр тән температурасы үлчәнелеп, махсус перчаткалар һәм битлекләр белән тәэмин ителеп, бер тапкыр гына кулланыла торган ручка белән файдаландылар, кешеләр арасында хәвефсез дистанция тотылды, һәр көнне участокларга сайлаучыларның кимендә 10 проценты килеп, гражданлык бурычын үтәде. Муниципаль район хакимияте башлыгы тормыш иптәше Эльвира ханым белән район мәдәният йортында урнашкан 3258 санлы сайлау участогында гражданлык бурычларын үтәделәр. Барлык саклык чараларын төгәл үтәп тавыш биргәннән соң алар биредә үк оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булдылар, тәкъдим ителгән продукция төрләре белән кызыксындылар, теләп сатып алдылар. Артабан район җитәкчесе шундый ук ярминкә үткәрелгән Балалар иҗат үзәге алдындагы мәйданда да булды һәм анда катнашучылар белән аралашты. Ул шулай ук биредәге сайлау участогы эшчәнлегеннән дә канәгать калды. Гомумән алганда, тавыш бирү районыбыздагы һәр участокта халыкның активлыгы белән үтте. Илебез Конституциясенә кертелгән үзгәрешләр җәмгыятебезне артабан да көчлерәк, тотрыклырак итәчәгенә ныклы ышанабыз.

Билгеле булуынча, 25 июнь – 4 июль көннәрендә Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү үтте. Дөньякүләм пандемия шартларында кертелгән югары әзерлек режимында гражданнарыбызны саклау максатында кулланылган чикләүләр аркасында, аларны тайпылышсыз үти барып, илебез халкына үз мөнәсәбәтләрен белдерү өчен шулкадәр вакыт бирелде. 1 июльдә сайлау участоклары ябылганнан соң Гомумрусия тавыш бирү йомгаклары ясалды. 2 июль иртәсенә Мәскәү вакыты белән 7.00 сәгатьтә Үзәк сайлау комиссиясе барлык участоклардагы протоколларның каралып бетүен белдерде, аның нәтиҗәсендә тавыш бирүдә катнашкан барлык русиялеләрнең 77,93 проценты илебезнен Төп законына Төп законыбызга үзгәрешләр кертү хупланылды кертелгән үзгәрешләрне хуплавын, 21,26 процентының каршы булуын дәлилләде. Башкортстан Республикасында Конституциягә төзәтүләр кертү өчен тавыш бирүдә 2763098 кеше, яки тавыш бирү яшендәгеләрнең 90,83 проценты катнашты, дип хәбәр итте БР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Илона Макаренко. Шулардан 2448685е, ягъни 88,68 проценты кертелгән төзәтмәләрне тулысынча хуплавын белдергән, 292701 кеше, ягъни сайлаучыларның 10,6 проценты аларга каршы булуын дәлилләгән. Районыбызда сайлаучылар исемлегенә кертелгән 23574 кешенең 20772се (88,11 проценты) сайлау участокларына килеп, үз мөнәсәбәтләрен белдерде.18704 райондашыбыз (90,04%) Русия Конституциясенә кертелгән үзгәрешләрне тулысынча хуплады, 1929 кеше (9,29%) аларга каршы тавыш бирде.
Гомумән алганда, тавыш бирү барлык участокларда да оешкан төстә бөтен саклану чаралары төгәл үтәлеп башкарылды. Участоклар антисептиклар белән даими эшкәртелеп торды, тавыш бирергә килүчеләр тән температурасы үлчәнелеп, махсус перчаткалар һәм битлекләр белән тәэмин ителеп, бер тапкыр гына кулланыла торган ручка белән файдаландылар, кешеләр арасында хәвефсез дистанция тотылды, һәр көнне участокларга сайлаучыларның кимендә 10 проценты килеп, гражданлык бурычын үтәде. Муниципаль район хакимияте башлыгы тормыш иптәше Эльвира ханым белән район мәдәният йортында урнашкан 3258 санлы сайлау участогында гражданлык бурычларын үтәделәр. Барлык саклык чараларын төгәл үтәп тавыш биргәннән соң алар биредә үк оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булдылар, тәкъдим ителгән продукция төрләре белән кызыксындылар, теләп сатып алдылар. Артабан район җитәкчесе шундый ук ярминкә үткәрелгән Балалар иҗат үзәге алдындагы мәйданда да булды һәм анда катнашучылар белән аралашты. Ул шулай ук биредәге сайлау участогы эшчәнлегеннән дә канәгать калды. Гомумән алганда, тавыш бирү районыбыздагы һәр участокта халыкның активлыгы белән үтте. Илебез Конституциясенә кертелгән үзгәрешләр җәмгыятебезне артабан да көчлерәк, тотрыклырак итәчәгенә ныклы ышанабыз.
Читайте нас: