ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
политика
6 июль 2020, 16:41

Югары әзерлек режимында яңа үзгәрешләр

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров 1 июльдән элек кабул ителгән коронавирус инфекциясе таралу хәвефенә бәйле югары әзерлек режимына яңа йомшарткыч үзгәрешләр кертте.

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров 1 июльдән элек кабул ителгән коронавирус инфекциясе таралу хәвефенә бәйле югары әзерлек режимына яңа йомшарткыч үзгәрешләр кертте. Бу турындагы карарга ярашлы, 65 яшьтән өлкән гражданнар өчен хәвеф-хәтәрдән саклаучы үз-чикләнү режимы 12 июльгә кадәр озынайтылды. Аларга магазиннарга һәм даруханәләргә, шулай ук күмәк бакчаларга һәм зиратларга йөрү генә рөхсәт ителә, анда да барлык саклык чаралары катгый үтәлергә тиеш. Мондый чикләнүләр шулай ук хроник чирләрдән ызаланучы якташлар өчен дә саклана. 1 июльдән сәүдә үзәкләрендә аерым керү урыннары булган ресторан һәм кафелар эшчәнлеге аякка бастырылды бу очракта барлык санитар-эпидемиологик кагыйдәләр үтәлеше катгый контрольдә тотылачак. Фудкортлар исә әлегә эшчәнлекләрен заказларны илтеп бирү юлы белән генә аякка бастырырга хокуклы. 29 июньнән уку йортларында абитуриентларның документларын күзмә-күз кабул итү, имтиханнар алу, аппеляцияләр карау рөхсәт ителде. Төбәгебездә балалар шифаханәләре, шәһәр яны һәм мәктәп яны ял лагерьлары штатларында медицина хезмәткәрләре булган очракта гына 15 июльдән соң барлык кагыйдәләрне төгәл үтәп эшчәнлекләрен башлаячак. Аларны ачып җибәрүгә әзерлек эшләре 8 июльдән башланачак. Хәтерегезгә төшерәбез, төбәгебездә битлек кию режимы дәвам итә, ә менә перчаткалар кимәскә дә рөхсәт ителде. Үз-үзебезне саклау өчен кулларны даими юып тору, антисептиклар белән эшкәртү кирәклеген дә онытып җибәрергә тиеш түгелбез. Мондый үзгәрешләр, эпидемиологик хәлгә карап, артабан да йомшару ягына дәвам иттереләчәк. Соңгы берничә көндә коронавирус йоктырган башкортстанлыларның саны илле кешегә дә җитмәве, чирлеләрнең савыгып чыгуы арта бару, бу чир сәбәпле үлүчеләрнең булмавы хәлләрнең бөтенләй яхшырачагына өмет ышанычыбызны арттыра бара. Артабан да шулай дәвам итсен өчен барыбыз да саклану чараларын катгый үтәсәк иде.
Читайте нас: