ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
19 ноябрь 2016, 13:46

Уңышлар гына телик

Районыбызның авыл эшчәннәре һөнәри бәйрәмен билгеләп үтте. Дистәдән артык хезмәт алдынгысы башкалада үткәрелгән тантанада делегат булып катнашты. Байтак хезмәт алдынгысы зур бүләкләргә, югары исемнәргә лаек булды.

Җаваплылыгы чикләнгән “Элита” җәмгыяте белгече Вазыйх Вәгыйзь улы Фәтыйхов та олы куаныч кичерде, “Башкортстан Республикасының ат-казанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеменә лаек булды. Токымчылык эшчәнлегендә озак еллар эшләп, гаять зур күрсәткечләргә ирешкән өчен дан-ладылар аны.
Бу “Элита” җәмгыяте, тоташ белгечләр коллективы өчен зур куаныч булды, Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең Чакмагыш районындагы токымчылык эшчәнлегенә олы бәһа һәм игътибар итеп кабул ителде.
– Вазыйх Фатыйхов кебек белгечләр безнең горурлык. Ул моңа лаек. “Ал-га” авыл хуҗалыгы кооперативының Тозлыкуш һәм Яңа Мортаза товарлыклы-сөтчелек фермаларын хезмәтләндерә. Үзенең осталыгын һөнәри конкурс-ларда да исбатлады. 2013 елда ясалма орлыкландыру техникларының 21 рес-публика конкурсында 1нче урынны яулады һәм чемпион исеменә лаек булды. 2014 һәм 2016 елларда үткән 22 һәм 24нче республика бәйгеләрендә катнашып призлы урыннар яулады. Без аны һәрчак үрнәк итеп куябыз, аңа яңа үрләр яулавын гына телибез, – ди җаваплылыгы чикләнгән “Элита” җәмгыяте директоры Эльвира Радис кызы Сабирова.
Тозлыкуш авылында, Кәфия һәм Вәгыйзь Фәтыйховларның эшсөяр гаиләсендә, биш бала арасында тәрбияләнеп үсә ул нигезне суытмаска тиешле төпчек малай. Әткәсе комбайнчы булып эшләде, гомере буена иген икте. Вазыйх та кечкенәдән басуда аның янында йөрде, үсмерлек яшенә җиткәч комбайнчы ярдәмчесе итеп куйдылар. Әнкәсе дә җәй буе басуда булды. Бригада эшчеләре берничә гектар шикәр чөгендерен утап-сирәкләп, көзен татлы тамырны чистартып кабул итү пунктларына озатты. Өлкән буын күңеленә эш түгел, газап булып сеңеп калды ул көннәр. Ифрат мәшәкатьле авыр эшне гаилә белән аткарып чыгарга туры килә иде.
Әмма моңа карап кына Вазыйх авыл тормышыннан бизмәде, эш авырлыгы куркытмады аны. Яше җиткәч Эстониядә чик сакчысы булып солдат бурычын үтәп кайтты да, Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумына документларын тапшырды. Күңел биреп, яхшы итеп укыды да, кулына диплом алып агроном белгечлегенә ия булып авылына кайтты. Яшь белгечне бригадир ярдәмчесе итеп куйдылар. Кыю гына эшләп китте, алдына куелган хыял-максатлары да зурдан иде. Тик аңа киң басуларда иген үстерергә туры килмәде. Чөнки Тозлыкуш фермасына сыер мал-ларын ясалма орлыкландыру технигы кирәк булды. Өлкән техник Риф Закиров хаклы ялга чыкты. Аның кебек хезмәтенә намус белән, җаваплы караган кешене табарга, өйрәтергә кирәк иде. Вазыйхка тукталдылар. Ферма мөдире Илшат Йосыпов сүзен уратып тормыйча гына: “Син булдыра аласың, бергә эшлик”, – дип куйды. Ризалашмый чарасы калмады аның. Шул көнгә 22 ел вакыт үтеп киткән. Бүген ул районның тәҗрибәле белгече, яшьләр остазы, терлекчелек эшчәнлегенең бар нечкәлекләрен белә. Фәкать аның тырышлыгы белән хуҗалыкта югары эффектлылыкка ирешелә.
Бүгенге көндә ул 650 баш сыер малын хезмәтләндерә. Ел саен 180-200 баш тананы орлыкландыра. Соңгы өч елда сервис чоры 82-85 көн тәшкил итте. Орлыкландыруның эффектлылыгы 80-90 процентка җитте. Ел саен һәр 100 сыердан 98-99 бозау алына. Болар – соклангыч күрсәткечләр.
Вазыйх Вәгыйзь улы коллективта иң абруйлы белгечләрнең берсе. Аның эшенә җаваплы каравы, тәртипле, ярдәмчел булуы күпләргә үрнәк. Зур тәҗрибәгә ия булуы, тармак эшчәнлеген яхшы белүе өчен ул еш кына проблема килеп туган участокларга, мәсьәлә тиз хәл ителергә тиешле фермаларга ярдәмгә чакырыла.
(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)
Читайте нас: