ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
29 ноябрь 2016, 13:40

Әниләр хөрмәтләнде

Ана назы – җирдә ул мәңгелек,Мәңгелек җыр-бишек җырыгыз.Без узасы юлда маяк булыпГомер буе балкып торыгыз.

Бу көннәрдә районыбызда сөекле хатын-кызлар, кадерле гүзәл затлар – әниләр көненә багышлап мәдәни чаралар үткәрелде. Үткән җомгада Чакмагыш мәдәният йорты балкып торды. Бәйрәм кичәсе алып баручылар Гөлназ Сәлимова, Денис Мансуров һәм кечкенә Алинаның аналарга багыш-ланган шигырьләр укуы белән башланып китте, Нәфисә Әшәрәпова “Әнкәй” җырын башкарды. Аннан соң сәхнәгә муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков чакырылды. Ул дөнья ямен, бәрәкәтен саклаган кадерле аналарны һәм барлык залдагыларны бәйрәм белән тәбрикләде, яңа тормышка җан өрүче, нарасыйларын тәрбияләп илгә алмаш ул һәм кызлар үстерүче, үзләренең фидакарь хезмәтләре белән район икътисадын күтәрүгә лаеклы өлеш кертүче, җәмәгать эшләрендә актив катнашулары белән җәмгыятьне күркәмләндерүчеләрне хөрмәтләп чыгыш ясады, рәхмәт белдерде, сәламәтлек теләде. Геннадий Фотеевич чыгышы соңында гаилә традицияләрен ныгытуга зур өлеш керткәннәре, районыбызга һәм республикага лаеклы гражданнар һәм ватанпарвәрләр тәрбияләгәннәре өчен Алия Латыйпова, Рәйнә Зиннәтуллина, Лилия Дәүләтшина, Галина Латыйпова, Надежда Гомәровага Баш-кортстан Республикасының Чакмагыш муниципаль районының Рәхмәт хат-ларын тапшырды.
Башкортстан Республикасы “Ак калфак” иҗтимагый хәрәкәтенең Чакмагыштагы оешмасы җитәкчесе, район хатын-кызлар советы рәисе Эльвира Газизованың чыгышы да гүзәл затларга тирән ихтирам хисләре белән сугарылган иде. Урыннарда хатын-кызлар советларының гаиләләр иминлеге, ана-бала хокук-ларын яклау-саклау, гомумән, тормышның күркәм-леген тәэмин итү буенча бәһалап бе-
тергесез зур эшләр башкаруын да ассы-зыклады ул, аеруча активлык күрсәтүче хатын-кызлар сове-
ты рәисләре – Гөлназ Моратовага (Имән-
лекул авыл билә-мәсеннән), Рәсимә Хәсәновага (Тозлыкуш), Гөлнәзирә Баһаветдиновага (Яңа Коты), Миләүшә Гарифул-линага (Үрнәк), Рәмзилә Кәли-
муллинага бүләкләр, Мактау грамоталары тапшырды.
(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)
Читайте нас: