ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
1 декабрь 2016, 13:39

“Илһам”нан илһам алып кайттык

Балалар иҗат үзәгендә талантлы, иҗатка гашыйк, сәләтле балалар тәрбияләнә.

Ел дәвамында биредә шөгыль-ләнүче балалар һәм үсмерләр төрле иҗади конкурсларда, кичәләрдә, тамашаларда уңышлы катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Ноябрь аенда Уфада үткән “Илһам” халыкара конкурсы да безнең укучыларыбыз өчен уңышлы булды. Анда үз осталык-ларын дәлилләп, “Ягодки” ансамбле әгъзалары Лилиана Шәймо-ратова, Аделина Кәбирова, Алиана Габдрәкыйпова, Максим Руди-менко II дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Диана Бәдретдинова белән Самира Тәмимдарова да шул ук дәрәҗәдәге Дипломга лаек булды. Томила Алтынбаевага III дәрәҗә Диплом тапшырылды.
Мин, бу сәләтле балаларның җитәкчесе буларак, беренче чи-ратта аларның әти-әниләренә яхшы тәрбия биргәннәре һәм һәрвакыт ярдәм иткәннәре өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Безнең белән бергә шушы конкурска барган, балалар чыгыш ясаганда тамаша залында рухи яктан ныклы терәк булып, көч биреп торган Светлана Мирдәвис кызына, Максимның нәнәсе Ләлә Газиз кы-зына, Гөлшат Әхсән кызы белән Радик Ифир улына аеруча рәхмәтлемен. Кон-курста чакта өйдә безнең өчен җан атып торган Гөлназ Дамир кызы, Гүзәл Аль-
берт кызы, Миләүшә Марс кызы, Алсу Галимҗан кызының да ярдәмен һәм теләктәшлеген тойдык. Конкур-сантларыбызга Уфадагы дәрәҗәле бәйгегә барып, сәләтләрне сынарга, баш-ка балаларның иҗатын күреп-чагыштырырга мөмкинлек бүләк иткән өчен муни-ципаль район хакимияте башлыгы Р.С.Йосыповка, мәгариф бүлеге җитәкчесе М.Җ. Нәбиевага, балалар иҗат үзәге директоры У.Ф.Әһәдуллинга, түземлеге өчен автобус шоферы Рәшит абыйга балалар һәм шәхсән үз исемемнән ихлас рәхмәтләребезне белдерәбез. Яшь талантларыбызга артабан да яңадан-яңа иҗади уңышлар телим.
Читайте нас: