ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
8 декабрь 2016, 13:35

Хәстәрлек активлыкны арттыра

3 декабрьдә “Олимпияче” физкультура-савыктыру комплексында Халыкара инвалидлар көне уңаеннан кичә үткәрелде

Анда халыкны социаль яклау идарәлегенең район бүлекчәсе начальнигы Ильвера Шәймөхәммәтова, район инвалидлар җәмгыяте рәисе Сергей Ларионов, район ветераннар советы рәисе Радис Сәрвәров, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча комитетның баш белгече Рим Хуҗин катнашты һәм чыгыш ясады.
Әйткәндәй, мондый чара үткәрү районыбызда күркәм традициягә әве-релде. Инвалидлар оешмасы физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне яклау, аларның тормыш-көнкүрешләрен яхшырту, яшәешләренең мәгънәсен күтәрү, гомумән, сәламәт кешеләр белән бертигез кую максатыннан төзелә. Оешмага исә язмыш сынауларына, җан сызлауларына бирешмәскә тырышып яшәгәннәр туплана, алар авырлыкларны бергәләп җиңәргә омтыла, бердәмлекнең кыйммәтен аңлый, аз гына игътибарны да сөенеп кабул итә. Һава торышына да карамыйча, чаралардан читтә калмый, ярышларда актив катнашырга омтыла.
Ә бит байтак еллар дәвамында инвалидларга игътибар да булмады. Оешмалар барлыкка килү белән хәзер менә дистәләрчә еллар үз-үзенә бикләнеп яшәүгә чик куелды, мәнфәгатьләрен кайгырту елдан-ел үзәккәрәк куела бара. Ил буенча карарлар, законнар кабул ителә. Русия Президенты В.В. Путинның 2012 елның 7 маенда “Дәүләт социаль сәясәтен гамәлгә ашыру чаралары турында”гы Указы нигезендә игътибарга лаек эшләр башкарыла. Нәкъ шушы елда физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең тормышын яхшыртуны күзаллаган, актив яшәү рәвеше алып бару өчен шартлар тудыруны, хәстәрлек күрүне үзәккә куйган, муниципаль район Советы карары белән “2012 – 2016 елларга уңайлы мохит” максатлы программасы кабул ителде һәм ул кичекмәстән гамәлгә ашырыла башлады. Бүгенге чарада чыгыш ясаучылар да башкарылганнарны барлады, эшчәнлекне арыаба алып бару буенча билгеләнгәннәрне әйтте, уй-фикерләре белән уртаклашты.
Әмма районда инвалидларның тор-мыш-көнкүрешен яхшырту буенча күп башкарылса да, игътибарны арттырасы, эшчәнлекне җанландырасы бар әле.
Чараны балалар иҗат үзәге, Чак-магыш беренче мәктәбе һәм гимназиянең сәхнә осталары җыр-биюләр белән бизәде. Яшьләр үзәге, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча комитет спорт ярышлары, уеннар оештырды. Барлык катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. 18 яшькәчә инвалид балаларга күчтәнәчләр (барлыгы 100 пакет хәстәрләнде) бирелде, чарада катнаша алмаганнар бүләкләрне рай-он инвалидлар оешмасыннан килеп ала. Чарага тотынылган чыгымнар өчен муниципаль район хакимияте тарафыннан акча бүленде. Кичәне балалар иҗаты үзәге педагогы Зөлфия Хәбирова алып барды.
Читайте нас: