ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
20 декабрь 2016, 13:26

Рухи азык өләшүчеләр

Митрә-Әюп почта бүлекчәсе районда барлык күрсәткечләр буенча алдынгылар исәбендә. 2017 елның беренче яртыеллыгы өчен гәзит-журналларга яздыру төгәлләнергә санаулы гына көннәр калып барганда, без әлеге бүлекчәдә булып, кызларның үзләре белән якыннан аралашып кайттык.

Митрә-Әюп почта бүлекчәсе Иске Үзмәш, Митрә-Әюп, Иске Почкак һәм Макар авылларындагы 370 хуҗалыктагы 1008 кешегә хезмәт күрсәтә. Бүлекчә белән 2011 елдан башлап Фәния Закирова җитәкчелек итә. Кеше белән уртак тел табучы, яхшы мөгамәләдә булган әлеге ханымны олысы да, кечесе дә хөрмәт итә. Кул астында эшләүче хат ташучылар белән уртак фикергә килеп, бер максат белән хезмәт куялар. Авыл халкына гәзит-журналлар өләшәләр, “Форсаж”, “Вестерн Юнион” һәм башка финанс хезмәтләре күрсәтелә, утка, суга, газга түләүләр кабул итәләр, “Русия почтасы” каталогы аша посылкалар, бандерольләр юллана.
–2017 елның беренче яртыеллыгы өчен безнең бүлекчәгә 830 данә вакытлы басмага яздыру планы куелган иде. Әле шуның 811 данәсенә яздырдык, бу инде 97,7 процент. Подписка төгәлләнгәнче планны үтәп чыгарбыз, дип ышанабыз, – ди Фәния Фатыйх кызы. Халык күбрәк “Игенче”, “Өмет”, “Кызыл таң” гәзитләренә, “Акбузат”. “Әллүки”, “Непоседа”,”Травинка” журналларына языла икән. Бу эштә хат ташучыларның хезмәте бәяләп беткесез. Җил, яңгыр, кар, буран булса да, алар сумкаларын күтәреп хат, гәзит-журнал тараталар. Хат ташучы элек-электән матбугат таратучы гына түгел, ул – психолог, сердәшче дә. Яшьләр хәзер интернеттан файдалана, дип әйтүчеләр дә бардыр. Тик өлкән буын вәкилләре әле дә көн саен хат ташучыларның почта өләшүен тәрәзәдән-тәрәзәгә йөреп көтеп ала. Бераз соңга калсалар, тәнкыйть утына да тотарга күп сорап тормыйлар. Әйе, алар өчен хат ташучылар көтеп алынган кунактай кадерле. Кирәкле түләвен дә түли, вакыт җиткәч, бәясе артты дип тормый, яраткан басмасына да языла. Митрә- Әюп почта бүлекчәсендә ике хат ташучы эшли. Икесе дә тәҗрибәлеләр. Митрә – Әюп, Иске Үзмәш авыллары халкына хезмәт күрсәтүче Флира Хәбибуллина 20 елдан артык бу тармакта хезмәт куя.
–Озак еллар эшләү дәверендә үз участокларымдагы һәр кешене биш бармагым кебек беләм. Алар белән уртак тел табуы җиңел. Гәзит-журналларга яздыру вакытында каршы килүчеләр юк. Аеруча Митрә-Әюп авылыннан Асия апа Мостафина, Иске Үзмәштән Альмира Гутупова, Далариса Әгъдиева гаиләләре күпләп языла. Безнең килүне көтеп торалар, – ди Флира Тимерхан кызы. Вакытлы матбугат басмасы бигрәк тә пенсионерларның якын дусты.
(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)
Читайте нас: