ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
24 декабрь 2016, 13:25

Абүнәчеләр лотереясе җиңүчеләре билгеләнде

Гәзит-журналларга язылу вакыты финиш сызыгына якынлашты. 22 декабрьдә алдагы елга район гәзитләренә язылучы абүнәчеләребез арасында әлеге язылу кампаниясе дәвамында даими үткәрелгән “Матбугатка язылып бүләк от!” лотереясенең ахыргысы уйнатылды.

Соңгы ике атна дәвамында редакциягә килеп, я почта бүлекчәсендә “Игенче” гәзитенә тоташ елга яки алты айга квитанция тутырткан 317 абүнәчебез арасында “Республика Башкортстан” Матбугат йорты җитәкчелеге бүлгән 9 приз уйнатылды. Шатлыклы отыш ияләрен район үзәгендә яшәүче гәзит укучыбыз һәм реклама бирүче Лилия Камалова билгеләде. Үтеп барган елны йомгаклаучы абүнәчеләр лотереясының отышлар исемлеге түбәндәгечә булды.
Иске Калмаш авылының Нефтьчеләр урамындагы 14-1 санлы йортында яшәүче З.Байбаков һәм район үзәгенең Азатлык урамы, 8-22 йорт адресы буенча гомер итүче З.Кодаймәтова термокружкалар ияләре булды. Чакмагышның Лесопарковая урамындагы 9 санлы йортта яшәүче Г.Ихсанова өлешенә заварка чәйнүге чыкты. Район үзәгенең Социалистик (13нче йорт), В.Галимов (6нчы йорт) һәм Г.Латыйпов (99нчы йорт) урамнарыннан Р.Миңнегузина, Р.Камалиев һәм А.Йосыпова ике пар чәй чынаяклары отты. Чакмагыштагы Пушкин урамының 1нче йортында яшәүче абүнәчебез Җ.Хәбибуллин салат савытлары җыелмасына ия булды. Савыт-креманкалар В.Исхаков урамындагы 27нче йорт адресы буенча тутырылган квитанция хуҗасы М.Әхмәтованыкы, дип билгеләнде. Графин һәм су стаканнары җыелмасы исә Болгар авылының Сәхибҗамал урамының 33а йортында яшәүче Баляговлар бәхетенә тигән бүләк булды. Йомгаклау лотереясенә редакциядән дә кечкенә булса да бүләк булсын, дидек – шикәр савыты Чакмагыштагы Короткая урамындагы 18нче йортта яшәүче С.Кәримовага чыкты.
Лотереяда бүләк откан абүнәчеләребезгә бер үтенечебезне җиткерәбез – приз алырга килгәндә мотлак рәвештә гәзиткә язылыуыгызны дәлилләгән квитанцияне, паспортыгызны, ИНН һәм пенсия стрховкасы таныклыгын үзегез белән алып килүегез сорала.
Редакциядән. Ә инде әлегә гәзитебезгә язылып өлгермәгән райондашлырыбызны янә искәртәбез: киләсе елда да район хәбәрләрен вакытында белеп барырга теләгән һәркемгә 15 гыйнварга кадәр калган көннәрдә почта бүлекчәсендә яки редакциягә килеп, “Игенче” һәм өч район журналистларының бердәм иҗат җимеше булган “Сарманай” иҗтимагый-әдәби гәзитләренә квитанция тутыртырга вакыт бар әле.
Читайте нас: