ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
24 декабрь 2016, 13:24

Чыршы бәйрәмнәрендә

Яңа ел алдыннан үткәрелә торган күркәм традиция – Президент чыршысы бәйрәме. 22 декабрьдә республиканың иң актив, иң сәләтле балалары “Башкортстан” дәүләт концерт залына тантаналы бәйрәм чарасына җыелды.

Районыбыздан уку алдынгылары — Чакмагыш гимназиясенең 5 сыйныф укучысы Айгизә Гәрәева, беренче мәктәпнең 6 сыйныф укучысы Вилена Вилданова һәм Тайняш урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Гөлназ Сәмигуллина, 8 сыйныфта белем алучы Иске Калмаш урта мәктәбе укучысы Тимур Тимашев белән Тозлыкуш урта мәктәбе укучысы Ландыш Фәезова бу бәйрәмнең кунагы булдылар. “Президент” һәм “чыршы” төшенчәсен аңлый башлаган һәр бала өчен республиканың төп бәйрәмендә катнашу — зур дәрәҗә. Монда чакырылган һәр бала — чын мәгънәсендә республика горурлыгы. Ә инде Мәскәүдә Кремльдә үтәчәк Президент чыршысында Чакмагыш гимназиясенең 5 сыйныф укучысы, уку алдынгысы, республика һәм гомумрусия күләмендә үткән конкурслар җиңүчесе Зарина Әхмәдуллина катнашачак.
*****
Районда укуда да, җәмәгать тормышында да актив булган, дәрәҗәле бәйгеләрдә җиңү яулаган сәләтле балалар күп. Ә тырышлык лаеклы бүләкләнергә тиеш. Яңа ел алдыннан район җитәкчелеге алар өчен һәр елда махсус бәйрәм чарасы оештыра. 4-8 сыйныфларда белем алучы уку алдынгылары, предмет олимпиадалары һәм спорт ярышлары җиңүчеләре, үзешчән сәнгать фестивальләре лауреатлары булган сәләтле укучылар белән ятим һәм ата-ана назыннан мәхрүм калган балалар өчен муниципаль район хакимияте башлыгы чыршысы үткәрелә. Быел да 120 яшь райондашыбыз өчен матур хатирә булып күңеленә кереп калачак чагу тамаша 27 декабрьдә Балалар иҗат үзәгендә оештырыла. Ул 10.00 сәгатьтә башланачак.
Читайте нас: