ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
21 апрель 2018, 10:54

Бурычлар зур һәм үтәлерлек

Районыбыздагы крәстиян-фермер хуҗалыклары ассоциациясенең 2017 елдагы эшчәнлек йомгакларына һәм агымдагы елга бурычлар билгеләүгә багышланган гомум җыелышында муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасарлары, авыл хуҗалыгы бүлеге, мәгълүмат-консультацияләр бирү үзәге, ведомствога караган оешмалар һәм федераль хезмәтләр вәкилләре катнашты. Чарада авыл хуҗалыгы тармагын үстерү өчен мөһим мәсьәләләр каралды.

Иң тәүдә крәстиян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе рәисе, “Чакмагыш мәгълүмат-консультацияләр бирү үзәге” муниципаль бюджет учреждениесе директоры И.М.Тангатаров крәстиян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси эшкуарларның 2017 елдагы эшчәнлеге, агымдагы елга куелган бурычлар, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен дәүләт яклавы чаралары турында җен-

текле чыгыш ясалды. Әлеге үзәк белгече Р.Р.Хаков крәстиян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси эшкуарларның язгы кыр эшләренә әзерлеге белән таныштырды. Авыл хуҗалыгы культураларын чәчү үзенчәлекләре һәм технологияләре турында авыл хуҗалыгы бүлеге агрономы Р.Т.Баһманов сөйләде.

Язгы кыр эшләрендә ашламалар куллану мөһимлеген районыбызның баш агрохимигы Т.Г. Хәбиров бәян итте. “Башкортстан референт үзәге”нең бүлек начальнигы Л.Ф.Мансурова чәчү орлыгының сыйфаты, безнең шартларда игү отышлы сортлар белән таныштырды. БР Экология министрлыгының территориаль идарәлегенең дәүләт инспекторы Д.Д.Мусин табигатьне саклау-

га юнәлтелгән законнар үтәлеше мөһимлегенә басым ясады, дәүләт техник күзәтчелек инспекциясе начальнигы И.Ә.Хәкимов үзйөрешле техниканың барлык таләпләргә яраклы булуын тикшерү нәтиҗәләре турында сөйләде. Бәләкәй эшкуарлык субъектларына льготалы шартлар белән лизинг ярдәме күрсәтү мөмкинлекләрен һәм аның шартларын мәгълүмат-консультацияләр бирү үзәгенең баш белгеч-консультанты Р.И.Сәитов җиткерде, льготалы кредитлау мөмкинлекләре белән “Россельхозбанк”ның районыбыздагы өстәмә офисы управляющие З.С.Шәймөхәммәтов таныштырды. Мал асрауда яңа санитар-ветеринар кагыйдәләрне район ветеринария станциясе начальнигы урынбасары Т.Р.Халикова аңлатты.

Хәтерегезгә төшерәбез: бүген районыбызда 53 крәстиян-фермер хуҗалыгы теркәлгән. Алар башлыча үсемлекчелек тармагында эш җәелдергән. Фермерларга беркетелгән 4620 гектар җирнең 66 процентында бөртекле культуралар игелә, 18 процентында шикәр чөгендере үстерәләр. Узган 2017 елда крәстиян-фермерлар барлыгы 10112 тонна ашлык үстергән, гектар куәте уртача 33әр центнер туры килә. 33138 тонна татлы тамыр (районда үстерелгәннең 30 проценты) казып алынган, һәр гектар 446 шар центнер уңыш белән сөендергән. Бүген крәстиян-фер-

мерлар кулында 493 баш сыер малы, 281 баш сарык, 17 ат, 410 умарта күчләре, 9389 баш кош-корт исәпләнә. Күренүенчә, район икътисадында шактый зур өлеш биләсәләр дә, крәстиян-фермерларга салым түләү җәһәтендә тырышлыкны арттырасы бар әле. Бу турыда район эшкуарлар советы рәисе А.Р.Гәрәев сөйләп үтте.

Муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Д.Ф.Низамов йомгаклау сүзе белән чыкты һәм җыелышта катнашучыларга агымдагы хуҗалык елында уңышлар теләде.

Мәкаләне басмага әзерләгәндә хакимият бинасында Дүртөйле, Илеш һәм Чакмагыш төбәкләрендә авыл хуҗалыгы кооперативлары оештыру буенча инициативалы төркем әгъзаларының төбәк киңәшмәсе үтүе мәгълүм булды. Видеоселектор ысулы белән республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре үткәргән әлеге чарада авылларда шулай ук яшелчәчелек, җиләк-җимеш үстерү, балык үрчетү кебек шөгыльләрне үстерү мөһимлеге кузгатылды, кооперативларга дәүләт ярдәме юллары җиткерелде. Әйткәндәй, безнең районда шундый 8 инициативалы төркем оешты да инде. Димәк, авыл хуҗалыгында шәхси эшкуарлык өлеше тагын да арта төшәчәк, дигән сүз. Боларның һәммәсенең дә яшәешебездә уңай яктан гына чагылачагына ныклы ышанабыз.
Читайте нас: