ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
3 июль 2018, 10:55

Хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләп

28 июнь көнне муниципаль район хакимиятенең кече залында социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу территориаль өчъяклы комиссиясенең чираттагы утырышы булды.

Анда муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, район хакимияте ягыннан координатор Светлана Шакирова, эш белән тәэмин итүче җитәкчеләр берләшмәсе координаторы Илгизәр Гаскәров, профсоюз оешмалары берләшмәсе кординаторы Мәмдух Шәрәфетдинов, муниципаль район хакимияте башлыгының финанс мәсәләләре буенча урынбасары Дамир Низамов,комиссия әгъзалары, район оешма-предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Көн кадагына дүрт мәсьәлә чыгарылды. Беренчесе буенча Дамир Низамов чыгыш ясады. Ул РФ Президентының май указларын тормышка ашыру, районда уртача хезмәт хакы турында мәгълүмат җиткерде.

Икенче мәсьәлә – балаларның җәйге ялын оештыру турында район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Нәбиева сөйләде. Быел җәй башыннан 855 баланы берләштергән 15 көндезге мәктәп лагерьләре эшчәнлек алып бара. “Акчарлак” балаларны сәламәтләндерү лагерендә икенче смена башланды. Анда 120 бала сәламәтлеген ныгыта. Күптән түгел ял үзәге Роспотребнадзор, Россельхознадзор, МЧС хезмәткәрләре тарафыннан тикшерелгән. Күзәтү нәтиҗәләре буенча, кагыйдә бозу очраклары ачыкланмаган.

Урта гомум белем бирү учреждениеләре инде берничә ел рәттән урындагы мәшгульлек үзәге белән хезмәттәшлек итә. Быел да июль аенда 82 үсмер эш белән тәэмин ителәчәк. 25-26 июнь көннәрендә 114 баланы берләштергән турслет үткәрелгән.

Быел көндезге мәктәп лагерьләренә карата таләпләр һәм контроль арттырылган. Мәгариф бүлеге каршында оештырылган махсус комиссия тарафыннан барлык лагерьләр дә ныклы тикшерү үткән. Яңа Балтач, Иске Бәшир, Тозлыкуш, Сыйрышбаш, Рәҗәп, Юмаш, Имәнлекул, Рапат мәктәпләре балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләсенә җаваплы һәм җитди караган.

Авыр тормыш хәлендә калган балаларның җәйге ялын оештыру – төп максатларның берсе. Быел социаль якланмаган гаиләләрдән 914 баланың сәламәтлеген ныгыту планлаштырыла. Ял үзәкләрендә шулай ук ян-гын чыгу турында хәбәр итүче җайланмалар, электр җиһазлары барлык кагыйдәләргә дә җавап бирә. Чыгышында Мәнзүрә Җәүдәт кызы шулай ук сертификатларның электрон форматта бүленүе турында сөйләп китте (ГИС).

(Дәвамы безнең гәзит битләредә)
Читайте нас: