ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
8 ноябрь 2018, 11:29

Кыскача яңалыклар

Үткән атнада ресублика муниципалитетларының үсешенә багышлап үткәрелгән семинар-киңәшмәдә Русия Президентының май Указларын тормышка ашыруга, урындагы бюджетларның табыш мөмкинлекләрен һәм территорияләрнең социаль инфрастуктурасын үстерүгә, халык белән нәтиҗәле аралашу төзү мәсьәләләре тикшерелде. Анда төбәкнең шәһәр һәм район башлыклары, Хөкүмәт әгъзалары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты, экспертлар чакырылды. “Без ватандашларыбызга партнерлар булырга тиешбез. Кешеләр өчен мөмкин кадәр ачык булып, аларны ишетергә тиешбез. Үз эшемне мин сезнең белән берлектә башкаруда күрәм. Көчле җитәкчеләр – көчле республика. Шуңа да безнең белән уртак приоритетлар булуын телим”, – диде Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров.

* * *

Республика Хөкүмәте транспорт салымына кагылышлы законга үзгәрешләр кертү турында закон проектын әзерләде. Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров бу төр салым буенча ташламаларны саклап калырга кушты.

* * *

Башкортстан Дәүләт Җыелышы – Корылтай Президиумының утырышында 2019 елга һәм 2019-2020 елның планлы чорына бюджет документлары пакеты каралды. “Әлеге вакытта 2019 елга республика бюджеты табышының гомум күләме 172 млрд. сум, чыгымнар 192 млрд. сум күләмендә фаразланган. Закон проектын артабангы тикшерү барышында бу суммалар берничә тапкыр дөресләнәчәк. Агымдагы ел бюджеты күрсәткечләре белән чагыштырганда, республика бюджеты бик зур күләмгә – 30 млрд.

сумга арттырылды”, – диде бу хакта Корылтай рәисе К.Толкачев. Ул шулай ук казнаның ахыргы параметрлары нинди булуга карамастан, мотлак социаль юнәлешле булачак, дип билгеләде. Бу максатка бюджетның өчтән ике өлеше юнәлтелә.Дефицит якынча 20 млрд. сум күләмендә булыр, дип фаразлана.

* * *

Әлеге вакытта Башкортстанда гомум хакы якынча 509,4 млрд. сум тәшкил иткән 655 инвестиция проекты тормышка ашырыла.

* * *

Торак өчен алдан акча туплауга нигезләнгән “Жилстройсбережения” республика программасы ярдәме белән Башкортстанда яшәүче меңнән артык гаилә торак шартларын яхшыртуга иреште.

* * *

Төзелеш буенча дәүләт комитетыннан хәбәр итүләренчә, клиник онкология диспансерының яңа корпусы 2019 елның октябрендә файдалануга тапшырылачак.

* * *

Башкортстанның тарифлар буенча Дәүләт комитеты чүп чыгарган өчен түләү хакын аныклады. Сүз 2019 елдан каты коммуналь калдыкларны юк итүче төбәк операторлары хезмәте өчен түләү турында бара. Моңа кадәр бу түләү өчен хисап саннары электр энергиясе өчен түләү квитанциясендә булачагы билгеле иде. Ведомстводан хәбәр итүләренчә, төбәк операторларының 1 кубометр калдыкларны чыгару һәм эшкәртү өчен хезмәте өчен тариф, НДС салымын да кертеп, 650,40 сум тәшкил итә. Шулай итеп, фараз буенча, күп фатирлы йортта яшәүчеләргә бер кеше өчен түләү хакы – 140,92 сум, шәхси йортларда яшәүчеләр өчен 200,54 сум тәшкил итәчәк.

* * *

Башкортстанда кече һәм урта бизнесның инвестицион активлыгын арттыру өчен оешмалар милкенә киметелгән салым кулланырга тәкъдим итәләр. Бу очракта муниципаль берәмлекләрдә инвес-

тиция проектларын тормышка ашыру чикләрендә төзелгән биналар күз уңында тотыла.

* * *

Башкортстан Дәүләт Җыелышы – Корылтай рәисе К.Толкачев кушуы буенча республика парламентында сәүдә үзәкләрендәге балалар уен бүлмәләрендә балаларга күз-колак булу буенча эш-

чәнлекне закон нигезендә җайга салу мәсьәләсе көн үзәгенә чыгарылган киңәшмә үтте. Бер яктан уңайлы, икенче яктан закон тарафыннан көйләнмәгән, һәм күпчелек очракта анда педагогик белеме булмаган кешеләр эшләгән, шулай ук медицина һәм гигиена кагыйдәләре үтәлмәгән мондый мәйданчыкларда бәхетсез очраклар да теркәлде. Шуңа да аларның эшчәнлеген закон нигезендә көйләү зарур.

* * *

Башкортстанда 4 микроГЭС кулланудан чыгарылачак, дип планлаштырыла. Бу хакта Уфада үткән XVII Русия энергетика форумында әйтелде.

* * *

СПИД һәм инфекцияле чирләргә каршы көрәш буенча республика үзәге ВИЧ- инфекция йөртүчеләр турында яңа мәгълүматлар җиткерде. 2018 елда Башкортстанда шушы инфекцияне йөртүче өстәмә 2203 кеше ачыкланган.

* * *

“Уфа” халыкара аэропортында волонтерлар посты оештырылды. Анда пассажирлар һава вокзалына күренекле кешенең исемен бирү турындагы конкурс турында тулырак мәгълүмат үзләштерә алды. Билгеле булуынча, әлеге вакытта конкурс дәвам итә.


Яңалыклар “Башинформ” сайты мәгълүматларына нигезләнеп әзер
Читайте нас: