ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
13 ноябрь 2018, 13:35

яңалыклар

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үткән ялларда эш сәфәре белән Башкортстанның төньяк-көнчыгыш районнарында булды. Ул Мәчетле районының Олы Ыктамак авылында төзелгән яңа микрорайонны карап, андагы проблемаларны хәл итү өчен күрсәтмәләр бирде, яңа балалар бакчасы проекты белән танышты, башкорт гимназиясендә укытучылар һәм балалар белән әңгәмәләште. Артабан райондагы төзелеше 2005 елда тукталган дәваханә бинасын караганнан соң,

аны 2020 елга республика адреслы инвестиция программасына кертергә кушты, ул шулай ук кадрлар мәсьәләсен хәл итү буенча чаралар планын әзерләргә кушты. Радий Фәрит улы шулай ук районның Түбәнге Бобин авылында фельдшер-акушер пунктын карады. Эш сәфәре барышында ул районның полиция бүлегендә булып, хокук сакчыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Республика җитәкчесе Дуван районында да мәгариф объектларында булып, аеруча начар хәлдә булган ике мәктәпне карады һәм алар урынына төзеләчәк яңа биналарны республика адреслы инвестиция программасына кертергә вәгъдә итте. Бу районда ул шулай ук Мәләкәс елгасы аша күперне карады, киләсе елда онкологик чирләрне дәвалау өчен 15 койка-урын булдырылачак Мәсәгутъ дәваханәсенә барды. Салават районына сәфәре барышында исә ул Мөрсәлим авылы клубында булды, шунда ук агач кабул итү һәм ташу өчен транспорт-логистика үзәге эшчәнлеге белән танышты, “Сакчыл поликлиника” системасы буенча эшләгән Малояз дәваханәсен карады.

* * *

Үткән атнада Уфа шәһәре хакимиятендә үткән киңәшмәдә алданган өлешчеләр проблемасын хәл итү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үтте. Башкортстан башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров: “Өлешчеләр алдындагы барлык йөкләмәләрне тулысынча үтәячәкбез. Моны халык каршында әйтәм. Кайчан һәм ничек итеп үтәвебез – икенче мәсьәлә. Без моны тиз арада хәл итәргә тиешбез”, – диде. Төзүчеләр я төзеп бирергә, я яңа поликлиникалар, мәктәпләр, балалар бакчалары барлыкка килсен өчен акча күчерергә тиеш, дип билгеләде.

* * *

Республика Хөкүмәтендә һәр атнаның пәнҗешәмбе (четверг) көнендә инвестицияләр сәгате үткәреләчәк, дип хәбәр итте төбәк җитәкчесе вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров. Әлеге вакытта өстенлекле инвестицияләр проектлары исемлегендә 70тән артык проекты теркәлгән, аларның гомум хакы 231 млрд. сум тәшкил итә. Алар уңышлы тормышка ашырылган очракта төбәктә аз дигәндә 13 мең эш урыны булдырылачак.

* * *

Үткән атнада республика хөкүмәтендә төбәкнең кышкы җылыту сезонына әзерлеге тикшерелгән киңәшмә үткән иде. Кичә, дүшәмбе көнне, оператив киңәшмәдә республика Хөкүмәтендә тәүлекнең караңгы вакытында район һәм шәһәрләр урамнарының яктыртылуы мәсьәләсе каралды. Төбәк җитәкчесе Р.Ф.Хәбиров бу зур проблема, дип билгеләде. Ул яшәеш уңайлыгы гына түгел, хәвефсезлек проблемасы да, диде.

Торак-коммуналь хуҗалыгы министры Михаил Кирәев бу җәһәттән хәлләр торышы белән таныштырды. Бу тармакта акча экономияләүне утны сүндерү юлы белән түгел, ә энергия сак-лауның яңа технологияләрен кулланылышка кертү аша хәл итәргә кирәк диде. Республика буенча торак пунктларны яктырту күрсәткече 68% тәшкил итә, 20-35% булган районнар да бар. Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында бу мәсьәлә карала, Татарстан һәм ХМАО тәҗрибәсе өйрәнелә. Аларда бу проблема бюджет фондларына инвестиция программалары исәбенә чишелә.

* * *

Октябрь аенда республикада эшсезлек буенча пособие күләме 4189 сум тәшкил итте, бу эш көчендәге халыкның яшәү минимумының 43,9% дигән сүз.

* * *

12 ноябрьдә интернет челтәре аша тавыш биреп, илдәге аэропортларның исемен бигеләү кампаниясе башлана. “Русиянең бөек исемнәре” проектына ярашлы, 47 һава вокзалына билгеле шәхесләр исемнәре кушылачак. Конкурста Уфа аэропорты да катнаша. Аңа кушу өчен Муса Гәрәев, Мостай Кәрим, Салават Юлаев, Миңнегали Шәйморатов, Сергей Аксаков һәм башка шәхесләр исемлеге тәкъдим ителде. Халык ноябрь азагына кадәр 10 исем арасында иң лаеклысы өчен тавыш бирәчәк. Җиңүчеләр 5 декабрьдә игълан ителә.

Яңалыклар “Башинформ” сайты мәгълүматларына нигезләнеп әзерләнде.
Читайте нас: