ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
11 декабрь 2018, 11:34

Кыскача хәбәрләр

“Медиалогия” губернаторлар рейтингы мәгълүматларына ярашлы, Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров ноябрь рейтингында Мәскәү, Приморье крае һәм Санкт-Петербург губернаторларыннан соң рейтингның дүртенче баскычын били. Идел буе федераль округы төбәкләре җитәкчеләре рейтингында исә ул беренче баскычта. Икенчедә – Татарстан Республикасы җитәкчесе, өченчедә – Түбән Новгород губернаторы.

* * *

Яңа елдан төбәктә яңа программа гамәлгә ашырыла башлый. Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге үз сәхифәсендә: “Без

2019 елның гыйнварыннан подъездларны комплекслы ремонтлау буенча программага (КПР) старт бирергә уйладык. Бездә күп фатирлы йортларда 50 мең подъезд бар. Аларның 26 меңе, яртысы диярлек, искергән”, – дип яза. Әлеге программа буенча подъездларда буяу һәм аклау эшләре генә башкарылып калмаячак, керү ишекләре, тәрәзәләр, почта тартмалары һәм

электр үткәргеч линияләр дә алыштырылачак. Подъездлар алты елда төзекләндерелеп бетәр, дип фаразлана.

* * *

Дүшәмбе көнне Башкортстан Хөкүмәтендә үткән киңәшмәдә республика җитәкчесе вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров төбәктә каты көнкүреш калдыкларын чыгару өчен билгеләнгән тарифлар күләмен киметергә кушты. Республика торак-коммуналь хуҗалыгы министры вазыйфасын башкаручы М.Киреев докладында игълан ителгән күп фатирлы йортларда яшәүчеләр өчен – 130, шәхси йортлардагы гражданнарның һәркайсы өчен билгеләнгән 185 сум дигән саннарны төбәк җитәкчесе кабул итмәде. Ул тарифларны киметергә кушты. “Бу хаклар югары, кешеләр аларны түли алмаячак. Алар кабул ителерлек түгел”, – диде югары җитәкче.

* * *

7 декабрьдә Красногорск шәһәрендә “Бердәм Русия” партиясенең ХVIII съезды эш башлады. Анда башкортстанлылар да катнашты. 50гә якын кешене берләштергән төбәк делегациясенә республика җитәкчесе вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров җитәкчелек итте. Съезд партиянең якын киләчәктәге эшчәнлеге стратегиясен, илнең бар яклап үсеше өчен

эшчәнлекнең төп юнәлешләрен билгеләде. Чара чикләрендә үткәрелгән дискуссия мәйданчыкларының берсендә БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай рәисе доклад белән чыгыш ясады. Съездда “Үсеш икътисады”, “Тормыш сыйфаты”, “Шәһәр мохите һәм чиста ил”, “Авыл территорияләре үсеше” мәйданчыклары эшләде.

* * *

Авыл хуҗалыгы тармагында 30 елдан артык эшләгән хаклы ялдагы өлкәннәрнең пенсиясенә киләсе елның гыйнварыннан тәгаенләнгән түләүдән 25 процент күләмендәге өстәмә акча кушылып түләнәчәк.

* * *

Русия Президенты В.В.Путин гражданнарны авария хәлендәге һәм иске йортлардан күчерү буенча федераль программаны 2026 елның 1 гыйнва-рына кадәр озайтты. Төбәкләр гражданнарны 2025 елның 1 гыйнварына кадәр күчереп бетерергә тиеш була.

* * *

“Башкортстан сода компаниясе” өчен Куштау тавы чимал базасы булачак” , – дип хәбәр итәләр төбәк Хөкүмәтеннән. Шулай итеп, аеруча сакланыла торган табигать территорияләре статусына ия булган Торатау һәм Йөрәктау шиханнарына тотынмаячаклар. Куштаудан чимал алу барышын да ныклы күзәтчелектә тотачаклар, монда рекультивация эшләре башкарылырга тиеш була. Стәрлетамактагы шушы җитештерү оешмасы өчен алып барылган бу эшләр әлеге тауның туристлар килә торган объектларына – тау чаңгысы базасы һәм җәяүле маршрутларга якын 30 елда кагылмаячак.

* * *

Республика җитәкчесе вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үткәргән “Инвестицияләр сәгате” барышында планлаштырылган 5 инвестиция проекты каралды.

* * *

“Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсе секретаре Константин Толкачев ил Президенты В.В.Путин Указларының Башкортстандагы үтәлешен “Бердәм Русия” партиясе контрольгә ала, дип белдерде. Билгеле булуынча, В.В.Путин агымдагы елның май аенда илнең үсеш стратегиясе буенча 12 юнәлешне үз эченә алган документка кул куйды. Президент милли проектларны тормышка ашыру буенча җаваплы бурыч йөкләде.

* * *

Киләсе 2019 ел ил президенты В.В.Путинның Указы белән Театр елы дип игълан ителде. Русиянең барлык төбәкләрендә дә Театр елын ачуның бердәм көненә әзерлек эшләре алып барылды. Аны бөтен төбәкләрдә дә 13 декабрьдә үткәрү турындагы карар кабул ителгән иде. Чираттагы исемле елны ачу тантанасында Башкортстанның барлык театрлары да катнашачак.
Читайте нас: