ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
13 декабрь 2018, 12:34

Бер-ике сүз белән

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Торатау” геопаркын төзү турында Указга кул куйды. Аның составына республика күләмендә әһәмиятле булган Торатау һәм Йөрәктау табигать һәйкәлләре дә кертелә. Артабан әлеге геопарк ЮНЕСКОның гомумдөнья мирасы объеклары исемлегендә теркәлү өчен тәкъдим ителәчәк. Ул төбәкнең тарихи-мәдәни мирасын саклап калу һәм туризмны үстерү максаты белән төзелә.

* * *

Башкортстанның Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты муниципалитетларның төзелеш алып баручы оешмалар белән хезмәттәшлеге регламентын 18 декабрьгә кадәр әзерләп бетерергә тиеш. Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров бу бурычны чираттагы “Төзелеш сәгате” барышында җиткерде. Асылда бердәм стандартларны үз эченә алган әлеге регламент территорияләрне төзекләндерү буенча бердәм һәм координацияле эш алып барырга мөмкинлек бирәчәк. Киңәшмә барышында шулай ук проблемалы объектлар булып исәпләнгән йортларны төзеп бетерү графигы да тикшерелде.

* * *

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кулимза куйган Указ белән Башкортстанның мәгълүматлаштыру һәм “Ачык Республика” системасы эшчәнлеге мәсьәләләре буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы итеп Геннадий Разумихин билгеләнде.

* * *

2017 елда икътисад (салым) потенциалын үстерүнең югары темпларына ирешкән өчен Башкортстан 192,7 млн. сум акча белән бүләкләнә.

* * *

Төбәкнең икътисади үсеш министрлыгында Уфага аеруча якын булган Чишмә районы территориясендә төзиячәк объектларга акча юнәлтергә планлаштырган булачак инвесторлар тәкъдим иткән проектлар тикшерелде. Алар: инвестицияләр күләме 210 млн. сум тәшкил иткән 120 гектар мәйданда урнашачак һәм 200 эш урыны булдырылачак индустрия паркы (теплица комплекслары, кондитер эшләнмәләре җитештерү, яшелчә эшкәртү) һәм 1,7 млрд сумлык күмәртәләп сатуны көйләүче үзәк.

Монда авыл хуҗалыгы оешмаларында җитештерелгән продукция, чимал һәм азык-төлек кабул ителеп, беренчел этапта эшкәртелеп, капларга тутырылачак. Үзәкне төзүчеләр шулай ук автомат, электрон һәм исәпләү системалары кулланылган ветеринар һәм фитосанитар күзәтү алып барырга тәкъдим итә. 2019-2020 елларда гамәлгә ашырылган әлеге проект 70 яңа эш урынын булдыруны да күзаллый. Әлеге ике объект та Башкортстанның өстенлекле инвестиция проектлары исемлегенә кертелгән.

* * *

2019 елда республикада 117 авыл хуҗалыгы куллану кооперативы төзелгән. Төбәк яңа төзелгән бу төр оешмалар саны буенча Русиядә беренче урынга чыкты.

* * *

2018 елда Башкортстанда терлекчелекне үстерүгә дәүләт ярдәме 2 млрд. сум күләмендә бүленгән.

* * *

Тормыш өчен аеруча мөһим булган препаратлар исемлеге янә 36 дару белән тулыландырылды. Русия Хөкүмәте раслаган бу исемлеккә хәзер 735 дару кертелгән.

* * *

Башкортстанда туроператорлар турист маршрутларына саклау статусын бирергә тәкъдим итә. Бу тәкъдим белән алар РБ Дәүләт Җыелышы – Корылтайга мөрәҗәгать итмәкчеләр. Шушы көннәрдә генә анда эчке туризмны үстерү мәсьәләләре тикшерелде.
Читайте нас: