ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
31 гыйнвар 2019, 18:23

Эш урыннары ярминкәсе үтте.

Чәршәмбе көнне районара Мәшгульлек үзәгенең безнең райондагы бүлегендә оешма-учреждение, авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре катнашлыгында эш урыннары ярминкәсе үтте.
Бу чара эш бирүчеләр һәм эш эзләүчеләр арасында елдан-ел популярлаша. Аның максаты – эшсез гражданнарга эшкә урнашырга булышу, буш эш урыннары турында мәгълүмат алу мөмкинлеген арттыру, мәшгульлек үзәген халыкка якынайту, күрсәтелүче хезмәтләрнең сыйфатын һәм куллануын яхшырту иде. Эш эзләүчеләр белән очрашуга районыбызның 12 оешма һәм учреждение, хуҗалыклардан җитәкче, кадрлар белән эшләү белгечләре килгән иде. Эш эзләүчеләр арасында авыллардан килүчеләр, пенсия яшенә якынлашучылар, мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы эшсезләр бар иде.


(Тулырак мәгълүмәт гәзитнең алдагы саннарында басылып чыгачак.)
Читайте нас: