ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
5 февраль 2019, 10:18

Бәхетле тормыш нигезе

Район үзәгендә игелекле гомер кичерүче хөрмәтле тыл һәм хезмәт ветераны Наилә Низаметдин кызы Хәлиуллина узган шимбәдә 90 яшьлек юбилеен билгеләде.

Балалары, оныклары һәм туруннары, барлык күршеләре һәм туганнары арасында олы абруйлы ил инәсен күркәм гомер үре белән муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Фаил Әхнәф улы Ишморатов та котлады.

Наилә Низаметдин кызы Бүздәк районы Кыска елга авылында дөньяга килгән. Башка сугыш чоры балалары кебек үк 11яшьтән колхозда төрле эшләр уртасында кайный, фронтка киткән ир-атлар эшен аның кебек үсмер малай-кызлар да карт-коры һәм хатын-кызлар белән бергәләп башкара. Шул елларны хәтерләтеп торган “1941-1945 елларда тылдагы фидакарь хезмәт өчен” медале аңа аеруча кадерле. Сугыш тәмамланып, фронттан солдатлар әйләнеп кайта башлагач эшләр бераз җиңеләя төшә, әмма төп эшче көч булып һаман да аның кебек үсмер кызлар һәм егетләр кала әле.

1950 елда хәрби хезмәттән отпускка кайткан Салихҗан Насыйбулла улы белән гаилә коралар һәм Наилә дә иптәше янына Сталинград шәһәренә барып, икмәк пешерүче булып урнаша.

(Язманың ахырын гәзитебезнең 11 санында укый аласыз.)


Читайте нас: