ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
8 февраль 2019, 10:06

Алдан язылу башланды

Матбугат – 2019


Хөрмәтле абунәче дусларыбыз! “Русия почтасы” Федераль дәүләт унитар предприятиесе һәм “Башкортстан Республикасы” нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесе агымдагы елның 1 февраленнән 31 мартына кадәр вакытлы матбугат басмаларына икенче яртыеллыкка быелгы елның беренче яртысындагы хаклар белән алдан язылу оештыра. Алдагы елларда кертелгән яхшы традиция дәвам итә һәм без моның, һичшиксез, гәзит-журналлар дуслары санының арта баруына китерәчәгенә ныклы ышанабыз.

Шушы уңайдан барлык райондашларыбызны да, әгәр тәүдә үк тоташ еллык язылмаган булсагыз, күрсәтелгән вакыт эчендә июль-декабрь айларына да квитанцияләр тутыртып куярга чакырабыз. Бу көннәрдә “Игенче”гә ел ахырынача язылу хакы 800 сум 64 тиенгә (I, II төркем инвалидларга, Бөек Ватан сугышы ветераннарына – 722 сум 10 тиенгә), “Сарманай” гәзитенә язылу 206 сум 22 тиенгә (льготалыларга – 196 сум 20 тиенгә) төшәчәк. 1 апрельдән яңа язылу кампаниясе гадәттә хаклар арта төшү белән башланып китүчән. Әйдәгез, дуслар, артабан да бергә булыйк! Гәзит-журналларга, шулай ук район гәзитләренә дә сез чикләнмәгән күләмдә почтамтта, элемтә бүлекчәләрендә, почтальоннарда, эш урыннарында матбугат басмаларын таратуга җаваплы хезмәткәрләрдә һәм редакциянең реклама бүлегендә языла аласыз.


Читайте нас: