ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
8 февраль 2019, 10:20

Һөнәрләренең чын осталары бәйгесе

Рузилә Әмирханова


Районыбызның мәгариф учреждениеләрендә фидакарьлек өлгеләре күрсәтүче тугыз педагог бирегә соңгы – дүртенче турга җыелып, һөнәри компетентлылыгын, укытучы осталыгын, заман шартларында белем бирү үзенчәлекләрен, киң мәгълүматлылыгын, укучылар һәм ата-аналар белән мөгамәлә итә белүен, теләсә кайсы аудиториядә дә төрле шартларда югалып калмыйча һөнәри бурычларын үти алуларын дәлилләде.

Бәйгенең беренче этабында иң көчле дип табылган әлеге тугыз педагог интернет челтәрендә үзләре белән читтән торып таныштырдылар, һәркайсы кечкенә әдәби әсәр – эссе да тәкъдим иткән иде.

Гыйнварның икенче яртысында Имәнлекул һәм Тозлыкуш урта мәктәпләрендә бәйге тотучылар ачык дәресләр биреп күрсәтте. Таныш булмаган аудиторияне тиз арада яулап ала белү, аналитик тәҗрибә өлгеләре күрсәтү мәртәбәле жюри гына түгел, ә үзләре һәм коллегалары өчен дә фәһемле булгандыр, дип ышанасы килә. Ай азагында Тозлыкушта барлык конкурсантлар да осталык классын күрсәттеләр.

(Язманың ахырын гәзитебезнең 12 санында укый аласыз.)


Читайте нас: