ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
12 апрель 2019, 11:56

Халык мәнфәгатьләре – өстенлекле юнәлеш

Авыл биләмәләрендә хакимият көннәре дәвам итә.

Чираттагы шундый чаралар Яңа Балтач һәм Яңа Коты авыл Советлары авыл биләмәләрендә үтте. Биредәге авылларда яшәүчеләр белән очрашуда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм аның урынбасарлары, хокук тәртибен саклау органнары вәкилләре, хакимиятнең структуралы подразделениеләре, районыбызда эшчәнлек җәелдергән оешмалар, учреждениеләр, предприятиеләр җитәкчеләре, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Яңа Балтач мәдәният йортына биләмәгә караган барлык авылдардан да вәкилләр җыелган иде. Чараны ачып җибәреп, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев аның максаты турында аңлатты, форсаттан файдаланып, залда утыручыларга үзләрен кызыксындырган сорау-үтенечләрне оешма-учреждениеләр җитәкчеләренә турыдан-туры җиткерергә һәм җаваплар алу мөмкинлегеннән файдаланырга чакырды.

Иң тәүдә биләмә башлыгы Илнур Ханов узган 2018 елда һәм быел беренче кварталда авыл биләмә-сендәге хәл-вакыйгаларга җентекле анализ ясалган чыгыш белән чыкты. Төрле юнәлешләрдә башкарылган эшләр, ирешелгән уңышлар, әлегә кул җитмәгән өлкәләр, кешеләр белән мөнәсәбәтләр, берлектәге эшчәнлекләрендә зур ярдәм күрсәткән муниципаль район хакимияте һәм аның бүлекләре, предприятие, оешма һәм учреждениеләрне атап үтте һәммәсенә рәхмәт белдерде һәм артабан да бергә эшләргә чакырды. Биләмәдә яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшырту җәһәтендә, чынлап та, бик күп эшләр башкарылган һәм төп өстенлек биредәге халык мәнфәгатьләрен кайгыртуга юнәлтелгән. Хакимият башлыгы урындагы хуҗалык рәисе Илфир Зариповның һәр эштә ярдәмгә ашкынып торуын ассызыклады, төрле эшләрдә таянычы булган кешеләрне атады, һәммәсенә дә аерым рәхмәт белдерде.

Биләмәдә хокук тәртибе тантана итүе, законсыз спиртлы эчемлекләр сатуга һәм башка кагыйдә бозуларга каршы көрәш турында полициянең участок уполномоченные, полиция лейтенанты Юрий Асанбаев чыгыш ясады, биләмәдә яшәүчеләрне мал-туарларын көтүдә йөртергә яки бәйдә тотарга, төнгелеккә абзарга ябарга чакырды, төрле хезмәтләр вәкилләре сыйфатында өйдән-өйгә йөреп, шикле хезмәт тәкъдим итүче мошенниклардан алдануга юл куймас өчен нинди чаралар күрергә кирәклеген аңлатты.

(Дәвамын гәзит битләрендә укый аласыз).


Читайте нас: