ИГЕНЧЕ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
8 июль 2019, 18:45

Татулыкта яшәү күңелле

8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Чакмагыш районы гражданлык хәле актларын теркәү (ЗАГС) бүлегендә гаилә юбилейларын билгеләүче парларны бүләкләү һәм тәбрикләү тантанасы узды. Бергә яшәүләренең ярты гасырлык юбилейларын билгеләүче Митрә-Әюптән Рузилә Исламгәрәй кызы белән Әнвәр Фәтхелислам улы Гәрәевлар, Үрнәктән Саимә Хәсән кызы белән Зәйтүн Фәтхулла улы Әхмәтшиннар, Аблайдан Гамилә Шәйхелислам кызы белән Нәсим Хәбәй улы Мөхәммәтҗановлар, Зөлфия Әхнәф кызы белән Рәлиф Зәйнулла улы Гайсиннар, шулай ук 60 ел иңгә-иң терәшеп гомер кичерүче Тамьяннан Тәнзилә Әхмәткамал кызы белән Фәвис Тимершәех улы Галимовлар, Бәрдәследән Тәнзилә Фәргать кызы белән Әнсар Сабир улы Солтановларга Башкортстан Республикасы Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Р.Ф. Хәбировның Котлау хатлары һәм бүләкләре тантаналы шартларда тапшырылды.
(Бу хакта тулырак язма гәзитебезнең алдагы саннарының берсендә дөнья күрәчәк).
Читайте нас: