ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
17 июль 2019, 12:22

Җылыту сезонына әзерлек бара

"Арбаңны кыш, чанаңны җәй әзерлә", — дигән бик тапкыр борынгы әйтем бар халыкта. Чынлап та, һәр мизгелне ныклы әзерлек белән каршы алсаң гына эшләр көйле бара. Алда торган кышкы чорга да җитди әзерлек эшләре алып барыла. Бигрәк тә сәнәгать-җитештерү, социаль-көнкүреш һәм башка объектларны, шулай ук торак йортларны җылылык белән тәэмин итүдә өзеклекләргә юл куелырга тиеш түгел. Муниципаль район хакимиятендә бу хакта даими хәстәрлек күрелә һәм кышкы җылыту сезонына әзерлек иң игътибар юнәлтелгән юнәлешләрнең берсе булып кала.
Хакимият башлыгының төзелеш һәм торак-комуналь хуҗалык буенча урынбасары Азат Җәүдәт улы Басыйров рәислегендә күптән түгел үткән чираттагы киңәшмәдә дә сүз моннан берничә көн элек үткәнендә күтәрелгән проблемалар үтәлеше, шулай ук ачыкланган яңа проблемалар, якын арада алардан арыну юллары тикшерелде. Торак-комуналь хуҗалык идарәлегенә һәм механика заводына караган җылыту казанлыклары торышы турында аларның вәкилләре тәфсилле аңлатмалар бирде, ачыкланган төзексезлекләрне бетерү барышын бәян итте. Үзәктә урнашкан оешма-учреждениеләр җитәкчеләре үз хуҗалыкларының техник торышын тасвирлады, агымдагы ремонт-төзекләндерү эшләре барышы белән таныштырды. Аеруча зур игътибар биналар эчендәге җылыту системасы торышына, урамдагы үткәргечләрнең бикләү арматуралары төзеклегенә юнәлтелде. Һәр бинага әзерлек паспортын алу вакытлары анык билгеләнелде.
Киңәшмәдә сүз шулай ук мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм башка учреждениеләрнең инженерлык системалары торышы турында да барды, мәктәпләрдә, клубларда, балалар бакчаларында, дәваханәләрдә, реабилитация үзәкләрендә һәм фельдшер-акушерлык пунктларында җылылык иң беренче чиратта бирелергә тиешлегенә аеруча басым ясалды.
Әлеге мөһим мәсьәлә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевның шәхсән контроле астында тотыла. Киңәшмәләрдә ул еш катнаша һәм бу юнәлештә илке-салкы эшләүгә юл куймас өчен таләпчәнлекне көчәйтергә өнди.
Проблемалардан берлектәге эшчәнлек белән генә арынып була. Шуңа күрә һәр җитәкче үзеннән торганны вакытында башкару чарасын күрсен иде.
Читайте нас: