ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
14 август 2019, 17:02

Хезмәт шатлык кына китерсен

Муниципаль район хакимиятенең хезмәтне саклау буенча ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышында да шушы юнәлештәге мәсьәләләр каралды. Аны шушы комиссия рәисе – муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова ачты һәм алып барды.
Каралган тәүге мәсьәлә ведомствога караган учреждениеләрдә хәвефсезлек аудитын үткәрү методикасын, “Нуль травмалылык” программасын, вак җәрәхәтләнү очракларын тикшерү һәм исәпкә алу ысулларын куллануга алу, район оешмалары, учреждениеләре, предприятиеләре җитәкчеләрен хезмәтне саклау тәртибе буенча укыту мәсьәләләренә кагылышлы булды. Бу хакта муниципаль район хакимиятенең хезмәтне саклау буенча баш белгече Айрат Фәнил улы Насыйров җитекле аңлатмалар белән тулы чыгыш ясады.
Артабан район предприятиеләре, учреждениеләре һәм оешмалары хезмәткәрләренә медицина тикшерүләре оештырып үткәрү торышы турында үзәк район дәваханәсенең медицина профилактикасы табибәсе Илнара Раил кызы Гафиуллина сөйләде.
Ахыры мәсьәлә Социаль страховкалау фонды акчасын хезмәт урыннарында җәрәхәтләнү, имгәнүләргә юл куймауга юнәлтелгән чараларга тотылу турында Халыкның мәшгульлеге үзәге белгече Айгөл Таһир кызы Галимова хисап бирде.
Күтәрелгән барлык мәсьәләләр утырышта катнашучыларның активлыгында уртага салып тикшерелде, фикер-тәкъдимнәр исәпкә алынды. Боларның һәммәсе районыбыздагы барлык оешма-учреждениеләрдә хезмәт салучыларга эшеннән канәгатьлек, шатлыклар гына китерер, дип ышанабыз.
Читайте нас: