ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
14 август 2019, 16:52

Өрь-яңа автобусларда җилдереп

Муниципальара автобус маршруты бәйләнешләрен яңарту максатында “Башавтотранс” дәүләт унитар предприятиесенә Башкортстан Республикасы Хәкүмәте барлыгы 527 данә бәләкәй, урта һәм югары класслы автобуслар сатып ала.
9 августта Дүртөйле автотранспорт предприятиесенә бәләкәй класслы өч данә “Форд-Транзит” автобуслары кайтарылды. Аларның берсе Чакмагыш-Уфа маршрутын хезмәтләндерү өчен тәгаенләнелгән.
10 августта Чакмагыш автостанциясеннән әлеге маршрут беренче рейска кузгалды. Бу уңайдан үткән тантаналы чарада муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Дамир Фәнил улы Низамов, икътисад һәм сәүдә бүлеге начальнигы Рима Рим кызы Рәхимова катнашты.
Автобус дүшәмбедән шимбәгә кадәр һәм көнне иртән 8.50 һәм 15.00 сәгатьләрдә Чакмагыш автостанциясеннән Уфага, 12.20 һәм 17.30 сәгатьләрдә Уфа автовокзалыннан Чакмагышка кузгала. Якшәмбе көнне 17 сәгатьтә Уфага юл тотып, 19.30 сәгатьтә кайтырга чыга. Билет хакы 250 сум, ул командировкадагылар өчен рәсми документ та булып тора.
Атна азагында тагын да бер шундый автобус кайтачагы көтелә – димәк, хәрәкәт ешлыгы да арта төшәчәк. Тиешле документлар күрсәтелгәндә 12 яшькәчә балаларга 50% (120 сум), студентларга 20% (200 сум) ташламалар да каралган.
Моннан тыш Чакмагыш автостанциясе аша һәр көнне 7.40, 15.40 сәгатьләрдә үткенче Бакалы - Уфа автобусы белән Уфага, 11.15, 19.00 сәгатьләрдә кайтыр юлга чыгу мөмкинлеге бар.
Райондашлар игътибарына шуны да җиткерәсе килә: өстәмә кайтасы яңа автобуска йөртүче һәм кондуктор таләп ителә. Тулырак мәгълүматны Мәшгульлак үзәгендә алырга мөмкин.
Читайте нас: