ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
5 сентябрь 2019, 14:07

Чит ил студентлары практика үтте

Мәгариф һәм медицина тармакларында интернационализмны үстерү традицияләрен дәвам итеп, Башкортстан дәүләт медицина университеты район үзәк дәваханәсе җитәкчелеге белән берлектә биредә 26 сыннан 29 августка кадәр чит илләрдән килеп белем алучы студентлар өчен хезмәт урынында практика үтүне оештырды.

Бездә Һиндстаннан һәм Ираннан килгән студентлар практика үтте. Аның программасына тәҗрибә уртаклашу, дәваханә табиблары һәм шәфкать туташлары тарафыннан күрсәтелгән осталык күнекмәләре (мастер-класслар), шулай үк киң күләмле мәдәни-гуманитар блок та кертелгән иде.Чит илләрдән килгән студентларның кураторы БДМУ ассистенты, топографик анатомия һәм оператив хирургия кафедрасының өлкән укытучысы Надер Рәҗәп улы Ария булды.

Район үзәк дәваханәсенең баш табибы Эрик Фазлыйәхмәтов студентларның шактый югары әзерлеккә ия булуын, дәваханәгә чит ил кунакларының визиты биредәге персоналда күбрәк чит телләр белергә омтылыш уятуын һәм моның, һичшиксез, белгечләрнең һөнәри үсешенә уңай йогынтылы булуын белдерде. Практика бик яхшы һәм әһәмиятле чара булды, диде ул шулай ук.

Үз чиратларында чит илләр студентлары авыруларны карауда активлык күрсәттеләр, дәваханә режимы белән таныштылар, дәвалауның төрле этапларында шәхсән катнаштылар.

Бүген Башкортстан дәүләт медицина университетында дөньяның 40 иленнән 1100 дән артык студент белем ала. Әлеге мөмкинлекне файдаланып, югары уку йорты масштабында гына түгел, ә бөтен республиканың медицина учреждениеләрендә дә берләшкән мультилингваль даирә булдырырга, медицина белгечләренең һөнәри үсеше өчен киң мөмкинлекләр ачарга була. Шулай ук чит ил гражданнары арасында республикабыз брендын формалаштыру – туризмны, шул исәптән медицина туризмын үстерү өчен дә җитди инструмент буларак файдаланыла ала.
Читайте нас: