ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
9 декабрь 2019, 14:40

Ярыштан – җиңү яулап

6 декабрьдә Кушнаренко авылында “КЭС-баскет” мәктәп баскетбол лигасының дивизион этабы финалы үтте. Анда Чакмагыш, Шаран, Бакалы, Туймазы районнары командалары көч сынашты.

6 декабрьдә Кушнаренко авылында “КЭС-баскет” мәктәп баскетбол лигасының дивизион этабы финалы үтте. Анда Чакмагыш, Шаран, Бакалы, Туймазы районнары командалары көч сынашты. Безнең район данын тренер – физкультура укытучысы Илсөяр Өлфәт кызы Басыйрова җитәкчелегендәге Чакмагыш беренче урта мәктәбе кызлары командасы яклады.
Җиңел булмаган уен барышында якташларыбыз финалга чыкты һәм Кушнаренко командасын җиңеп, бәйгенең абсолют җиңүчесе булды. Ярышта 1 урынны яулаган райондашларыбыз командасына Диплом һәм баскетбол формасын алу мөмкинлеген биргән сертификат тапшырылды.
Районның егетләр командасы финал уеннарында 2-нче урынны яулады.
Яшь спортчыларыбызны җиңүләре һәм призлы урын алулары белән котлыйбыз һәм артабан да югары спорт үрләрен буйсындыруларын телибез.
Мәгълүмат һәм фото чыганагы: муниципаль район хакимияте сайты.
Читайте нас: