ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
27 декабрь 2019, 18:45

Бу бәйрәмдә катнашу – зур горурлык

Бүген, 27 декабрьдә, мәдәният йортында район мәктәпләренең горурлыгы булган уку алдынгылары, төрле дәрәҗәдәге конкурс-бәйгеләр, спорт ярышларында җиңүләр яулаган малайлар һәм кызлар өчен муниципаль район хакимияте башлыгы чыршысы бәйрәме үтте.

Районда Яңа ел бәйрәме чаралары дәвам итә. Бүген, 27 декабрьдә, мәдәният йортында район мәктәпләренең горурлыгы булган уку алдынгылары, төрле дәрәҗәдәге конкурс-бәйгеләр, спорт ярышларында җиңүләр яулаган малайлар һәм кызлар өчен муниципаль район хакимияте башлыгы чыршысы бәйрәме үтте. Укуда, спортта тырыш хезмәтләре, максатчанлыгы белән мондый мәртәбәле чарада катнашу хокукын яулаган яшь райондашларыбызга бу көнне муниципаль район хакимияте башлыгы Р.Ф.Ямалеевның, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы - Корылтай депутатлары В.В.Соколов һәм И.М.Усмановның Диплом һәм премияләре тапшырылды.
Бу хактагы тулырак язманы “Игенче” гәзитенең алдагы саннарында укырга була.
Читайте нас: