ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
12 февраль 2020, 18:55

“Җиңү волонтерлары” тәкъдим итә

12 февральдә Балалар иҗат үзәгендә “Яшьләр территориясе” форумы чикләрендә Гомумрусия “Җиңү волонтерлары” хәрәкәте эшчәнлегенә багышланган чара үтте.

12 февральдә Балалар иҗат үзәгендә “Яшьләр территориясе” форумы чикләрендә Гомумрусия “Җиңү волонтерлары” хәрәкәте эшчәнлегенә багышланган чара үтте. Яшьләр үзәге хезмәткәрләре оештырган бу чарада гимназия һәм Чакмагыш беренче урта мәктәбе укучылары катнашты. Тәүдә укучылар Җиңү волонтерлары Гомумрусия ирекмәннәр корпусы һәм районыбызның “Без бергә!” волонтерлар хәрәкәтенең эшчәнлеге турындагы мәгълуматлар белән танышты. Артабан аларга Русиядә быел билгеләнәчәк Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын каршылауга әзерлек кысаларында үзебезнең районда үткәрергә мөмкин булган чаралар проектларын булдырырга тәкъдим ителде. Форумда катнашучы егетләр-кызлар ике командага бүленеп “Район каһарманнары” һәм “Хәтерне саклыйк” проектлары буенча үз тәкъдим-фикерләрен җиткерделәр.
Читайте нас: